Капкаңны ябып йөр – дуңгызың чыкмасын
Быел Казандагы ветеринария лабораторияләрендә безнең район территориясендә атылган егерме баш кабан дуңгызын африка чумасы авыруына тикшергәннәр. Кыргый хайваннарны шушы рәвештә контрольдә тоту чирнең алардан йорт дуңгызларына йогу ихтималы булу белән бәйле. Бүген райондагы күмәк хуҗалыкларның дүртесендә - "Сөлчә", "Үтәмеш" җәмгыятьләрендә, "Күтәмә АГРОфирмасы"нда, "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең "Алга" бүлекчәсендә дуңгызлар асрала. Район ветеринария табиблары...
Быел Казандагы ветеринария лабораторияләрендә безнең район территориясендә атылган егерме баш кабан дуңгызын африка чумасы авыруына тикшергәннәр. Кыргый хайваннарны шушы рәвештә контрольдә тоту чирнең алардан йорт дуңгызларына йогу ихтималы булу белән бәйле.
Бүген райондагы күмәк хуҗалыкларның дүртесендә - "Сөлчә", "Үтәмеш" җәмгыятьләрендә, "Күтәмә АГРОфирмасы"нда, "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең "Алга" бүлекчәсендә дуңгызлар асрала. Район ветеринария табиблары әйтүенчә, алар арасыннан бары күтәмәлеләр генә африка чумасыннан саклануның тиешле чараларын үтәп эш итә.
- Аларда ферма тирәсе тоташ койма белән тотып алынган, булырга тиешле "санитар пропускниклар", дезобарьерлар да бар. Эшчеләр хайваннар янына кергәндә өс киемнәрен алыштыра. Шулай булырга тиеш, - ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Таһир Гыйниятуллин.
"Үтәмеш"тә, "Сөлчә"дә дә дуңгызлар "ябык режимда". Тик башка таләпләр генә үтәлми. "Алга"да - Әккәрәй фермаларында да дуңгызлар ветеринарлар кушканча асралмый.
"Кара Чишмә" җәмгыятенең иркендә йөргән "мырык"лары исә (аларның саны күп түгел) белгечләрнең генә түгел, авыл халкының да үзәгенә үткән. Югыйсә, җитәкчеләренә инде ничә тапкыр кисәтүләр ясалган. Файдасы гына юк.
Районда барлыгы 7500ләп баш дуңгыз исәпләнә. Шуларның дүрт меңгә якыны шәхси хуҗалык абзарларында, 432се - крестьян-фермер хуҗалыкларында, 3557се күмәк хуҗалык фермаларында асрала.
- Африка чумасы гына түгел бит әле, алар башка йогышлы чирләр дә таратырга мөмкиннәр. Белгечләрне тыңламаучы җитәкчеләр, йорт хуҗалары белән штрафлар телендә сөйләшсәң генә,- дип бу хакта үз фикерен белдерде Таһир Гыйниятуллин. - Дөрес, күпчелек шәхси йорт хуҗалары хәзер терлекләрен урамда йөртми.
Африка чумасы белән авырган дуңгызларны Краснодар, Ростов якларында күпләп юк итәргә туры килсә, соңгы елларда чир безнең төбәкләргә дә акрынлап якыная бара. Кайбер мәгълүматлар буенча, замана чире Смоленск өлкәсендә дә табылган. Шунлыктан, ветеринария табиблары чит өлкәләрдән мал, терлек азыгы алганда, моны үзләре белән килештерүне таләп итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев