Иске Үтәмеш фермерының сыерлары да чишмә суы гына эчә
Ул ун ел чамасы райондагы нефть оешмасында, аңа кадәр ерак Себердә дә эшләгән. Кайда без юк – шунда яхшы, диләр бит, әмма, “озын берлек”не болай гына бирмиләр. Хәзер инде ул каядыр китәргә җыенмый да.
-Әти-әни нигезен ташламаска кирәк, мин шулай уйлыйм, шәһәр тормышына кызыкмыйм, - ди Иске Үтәмештә малчылык белән шөгыльләнүдән тәм табучы Рәфис Садретдинов. –Тырышсаң, сезон вакытында иренмәсәң, авылда да керемле шөгыль табып була.
Эшне күршедәге Ясная Полянадан ике яшь бозау алудан башлыйлар, аларны сыер итәләр алар. Бүген Садретдиновларда 5 сыер, 3 ат, 5 бозау бар.
Кече ферма бинасын дәүләттән алынган субсидия акчасына, район биргән керамзит блоклар, цемент, такта кулланып төзегәннәр. 18 гә 8 метр зурлыктагы абзарларында малларга бик иркен, түбәсен печән белән тутырганнар.
-Әгәр бөтен азыкны сатып кына алсаң, малчылыктан файда юк, - ди Рәфис Мәхмүт улы. –Печәнне үзем чабып хәстәрлим мин, быел 19 гектар пай җире дә алып, анда арпа һәм солы чәчтем. Арпадан бераз бөртек суктырсак, солыны сенажга салдык. Безнең зур, тирән базда егерме КамАЗ әрҗәсе төяп кайтарылган сенажыбыз кышкылыкка запаста тора.
Бүген Садретдиновларның әле дә яннарындагы әрәмәдә чирәм чемченүче сыерлары, атлары кабак ашап та рәхәтләнә. Бу туклыклы ризыкны көрәк белән ваклап, бер башка, фураж кушып, көненә икешәр чиләк бирәләр. Кабак тиз бозыла башлый бит, аны ашатып бетергәч, бер машина диярлек җыелган чөгендергә чират җитәр.
Саламны атларга гына тоталар.
-Бишәү атларыбыз, икесен суйдык. Ат итен үзем дә яратам, аннан колбаса да эшләтәбез, - ди Рәфис Садретдинов. –Безнең әти дә гел ат асрады, хәтта Бөгелмәгә дә машинага түгел, ә ат арбасына утырып кунакка барды. Әле ике ел элек тә шулай итте. Ул инде вафат. Өйне әти салдырса, кирпеч белән без тышлаттык, түбәсен матур, заманча калай белән яптырдык.
...Иске Үтәмеш фермерларының чишмә суы эчеп кенә сусауларын басучы, аларның үз коелары, анда насос куелган, сыерларын көтүгә кумыйлар, бәйгә генә куялар. Үгезләре дә үзләрендә үк бар. Яннарында гына иркен урын булгач рәхәт шул. Садретдиновлар тирәсендә, гомумән, курорттагы сыман: зур бакча яныннан ук елга суы ага, тау башлана. Мал тоту өчен менә дигән!
Ландыш һәм Рәфис Садретдиновлар бөтен эшне бергә башкаралар. Алар иртәнге сәгать дүрттә үк аяк өстендә. Уңган кешеләр, маллары да шундый. Сыерлары, бозаулаган мәлдә көнгә егерме бишәр килограмм сөт бирә. Әле бу көннәрдә алай ук түгел, чөнки барысы да буаз, ноябрьдә, декабрьдә бозауларга тиешләр. Начар вакытка туры килми, сыерларын туйганчы ашатырлык азыклары бар.
Бөтен төр техникасы, тагылма агрегатлары да булган Рәфис Садретдинов мал суярга да читтән кеше чакырмый икән, бу эштә башкаларга да булыша. Булган, мәгънәле, төпле кеше, бу аның белән сөйләшкәндә үк күренә.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев