Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иске Котыштагы инвестор “чирәм җирләрне” дә файдага эшләтә

Иске Котыш янындагы сабан бодаен уңдырып үстергәннәр, гектардан уртача 20 центнер уңыш чыга. Елына күрә яхшы бу.

-Монда үзебездән тиеш бөтен эшне башкардык, - ди “Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыяте җитәкчесе Висхан Тепсуркаев. -Чәчкәндә кирәк күләмдә минераль ашламалар керттек, яфрактан да тукландырдык, корткыч бөҗәкләргә һәм чүп үләннәренә каршы химик препаратларны да вакытында кулландык.

Күренеп тора: участоклар бик чиста, башаклар зур, бөртек коры. Дүрт комбайн көненә уртача 100-120 гектардан бөртек суктыра.

-Җәй буена яхшы яңгыр күрмәдек, - ди Висхан Әхмәт улы. -Мондый вакытта технологик таләпләрне үтәү аеруча мөһим. Иртәрәк чәчелгән участоклар уңышлырак, урыны-урыны белән 27шәр центнер чыкты.

Орлыктан да тора. Бүген комбайнчылар эшли торган участоктагы “Тулайковская 108” сортлы сабан бодае орлыклары яхшы тәрбия дә күргән.

Хуҗалыкның яшь, максатчан, эрудицияле җитәкчесе комбайнчылар эшеннән бик канәгать. Әнә Александр Митякин бодайны үзе чәчкән, үзе җыя да. Тырыш, тәҗрибәле механизатор. Төп түләүдән тыш, урак төгәлләнгәч, андыйларга акчалата премияләр биреләчәк. Гомумән, Висхан Тепсуркаев әйтүенчә, хуҗалыкта хезмәт хакы буенча тоткарлыкка юл куймыйлар, беркемгә дә бурычлары юк икән.

Түлисең, алдамыйсың икән, кеше күңелен биреп эшли. Урак чорында дистәдән артык кешегә көн дә беренче, икенче ашлар пешерәләр.

Иске Котыштагы әлеге инвестор басуларны әкрен-әкрен генә рәткә китереп бетерә. Монда килгәннән соң, өч ел эчендә, ташландыкка әверелгән, чүп котырып үсүче 450 гектар “чирәм җирләрне”, эшкәртеп, әйләнешкә керткәннәр.

Көзге чәчүгә дә тулысынча әзер Висхан Тепсуркаев җитәкләүче хуҗалык: орлык, ягулык, ашламалар бар. Бодай чәчү өчен 1000 гектар җирне дә сыйфатлы итеп эшкәртеп куйганнар. Аларда проблема юк, явым-төшем дә булса иде...

Аларныкы кебек көнбагыш кырлары районда тагын бармы икән?! Яхшы тишелгәннәр, эшләпәләре зуп-зур. 1000 гектардан шулай ук мул уңыш көтелә.

Район буенча алганда 25 мең 500 гектардан (57 процент) бөртеклеләр уңышы суктырып алынган. Бер гектардан уртача 11 центнер уңыш җыела.

“ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Сөлчә”, “БИО АГРО” җәмгыятьләрендә тиешленең 76-66 процент өлешендә комбайннар үткән. Гектардан уртача 14 центнер уңыш алучы “Тепсуркаев В.Ә.” хуҗалыгы бу атнада, эш шулай барса, бөртеклеләр участокларында уракны төгәлләячәк тә. "Сөлчә" җәмгыяте уҗым бодае чәчә башлады.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев