Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Ильхан” җәмгыятенә кайткан яңа кытай тракторында Альберт Сафин эшләячәк

“Ильхан” җәмгыятенә күптән түгел кайтарылган заманча 240 ат көчле кытай тракторында Альберт Сафин эшләячәк. Тәҗрибәле, универсал механизаторның әлеге техниканы да яхшы йөртәсенә шик юк.

Әлегә ул куәтле, кабинасында магнитофон да куелган К-744 тракторы белән терлекчелек фермасында: йөк ташый, кар да эттерә.

- Былтыр җир эшкәрттем, чәчтем, уңыш та җыйдым, - ди Альберт Минсәгыйть улы. - Җәмгыятьнең иген басуларында улым Айрат белән эшләдек. Икебез - ике “Тукано”да. Комбайннарыбыз ватылып интектермәде. Дөрес, мин йөрткән комбайн уракта беренче тапкыр гына катнашты, аны өр-яңа килеш кырга алып чыктым.

Уңыш яхшы участокларда бөртек суктыру үзе бер рәхәт. Узган елда бар да уңды бит. Әнә 120 гектарлы, яхшы тәрбия күргән, бик чиста солы участогында көне-көне белән 20шәр бункер бөртек җыйганнар.

- Аяз көннәрдә, иренмәдек, төнлә дә соңга кадәр эшләдек, - ди уңган комбайнчы. – Кукуруз да вакытында алынды. Шунысы гына кыенрак, бу культураны суктыру өчен әлегә бездә махсус ургыч юк, гадәти ургыч тактык. Тик аның белән уңайсызрак, бөртекнең бер өлеше коелып кала.

Югары Кәминкәдә яшәүче Альберт Сафин элек, 12 сезон шикәр чөгендере алган, өч ел “Ягуар” йөрткән, “Нью-Холланд”та да эшләгән.

Аларның хезмәтен тиешенчә бәяли беләләр. “Ильхан”да тугыз ел эшләгән Альберт Минсәгыйть улына былтыр тугыз центнер бодай, тугыз центнер арпа бушлай бирелгән, акчалата да түләгәннәр. Кышкы вакытта да хак бирелә.

- Комбайнның кайсы урыны ешрак ватыла? – дим тәҗрибәле механизаторга.

- Күпмедер эшләгәч, каешлар туза, подшипниклар тарала, сегментлар сына, - диде ул. –Вакытында карамасаң, майламасаң, нинди техника да озакка түзми. Элек, “Сельхозтехника” булган заманнарда техника төзәтү өчен махсус деполар бар иде. Хәтерлим әле, ватылгач, азык ура торган КСК белән ике мәртәбә Чирмешәнгә төштем. Тиешле запас частьны бик тиз алыштырып бирделәр. Аның бит иркен урыны гына түгел, кайвакыт күтәрткече, краны, белгече дә кирәк. Ә алар анда бар иде.

- Яшьләр авылда калмый, - дим Альбертка.

- Шулай шул, техникага да тартылмыйлар. Мин үзем тракторчы әти янында эшкә өйрәнеп үстем, ә улым миннән калмады, комбайн да йөртте, - диде әңгәмәдәшем. - Башкалар кебек, өйләнгәннән соң, шәһәргә киттеләр. Билгеле, шәһәрдә дә көтеп тормыйлар, анда да кайдадыр эшләргә кирәк.

Бер карасаң, авылда да тормыш яхшы, су, юл проблемасы юк. Мин каядыр китеп яшәү турында уйламыйм. 11 ел элек кирпечтән яңа йорт салдык. Бозаулар, сарыклар асрыйбыз. Хатынымның да төп эш урыны бар – элемтә бүлекчәсен җитәкли. 29 ел элек гаилә кордык, ике кыз, бер ул үстердек.

“Ильхан” җәмгыяте җитәкчелеге дә Альберт Сафин эшеннән канәгать.

 - Бик булдыклы, ышанычлы, тәртипле, техниканы яхшы һәм кадерли дә белә, - диделәр аның турында.

 

фото Кадыйр Гомәров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев