Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Ильхан” җәмгыяте сөтне былтыргыдан 3,3 тоннага күбрәк сава

“Ильхан” җәмгыятендә көн саен уртача 11,3 тонна, ягъни узган елның шушы чорындагыдан 3,3 тоннага күбрәк сөт савалар. Биредә сыерлар саны да 121гә арткан. Бу республика ярдәме белән мөмкин булды.

“Әккәрәй”дә көнлек сөт саву күрсәткече 3,6 тонна, ягъни 2023 елдагыдан 200 килограммга күбрәк, “Сөлчә”дә – 2,5 тонна.

Тулаем авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көн саен уртача 20 тонна сөт савыла (2023 елга плюс 2,3 тонна). Аларда 1181 сыер асрала (2023тә – 1242).

Шәхси хуҗалыклар тапшыручы сөт күләме былтыргы чама, 9 тонна тирәсе (көнгә уртача), сыерлар саны 1573 (2023тә – 1767).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев