Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Ильхан“да... кукуруз суктырдылар

Әйе, бу гаҗәеп тоелыр, Югары Кәминкәдә май азагында кукуруз суктырдылар. Бу культураның гектарыннан уртача 30 центнер уңыш җыелган, амбарга 300 тоннага якын бөртек кайткан.

-Моны ничектер үзеннән үзе эшләдек. Былтыр көз 230 тонна кукуруз бөртеге суктырган идек инде, ә бер өлеше кырда калды, кыш чыкты, - ди “Ильхан“ җитәкчесенең киңәшчесе Фәрит Хисамов. -Ник алай иттек? Бердән, суктырган булсак та, юеш бөртекне киптерү, саклау – проблема. Каядыр алып барып киптерү зур чыгымнар да сорый. Аннан соң бер елны Әлки районында бер хуҗалыкта шулай эшләгәннәре турында ишеткән идем. Менә бу – тау хәтле бөртек – алтынга тиң хәзинә – 292 тоннаның бәясе якынча 3 миллион сумга җыела. Бөртек дымлылыгы идеаль -10-12 процент чамасы. Сакласаң да, бозылмый. Сыерларга менә дигән, туклыклы ризык, сатып, акча да эшләргә мөмкин.

Кукурузны “Тукано“ комбайнында тырыш механизатор Айрат Сафин май ахырында 4-5 көн эчендә суктырган, 65 бункер бөртек җыйган. Чистартсаң, бу кукурузны менә дигән товарлы продукциягә әйләндереп була.

“Ильхан“да, гомумән, кукурузга хөрмәт зур. Былтыр аны 400 гектарда чәчкәннәр, 130сын – бөртек өчен. Фуражын 8 майга кадәр ашатканнар.

Быел биредә кукуруз шул чама мәйданда игелә, аны чәчеп тә куйганнар, немецлар чыгарган сорт безнең як климатына кулай икән, алар матур, тигез булып тишелеп тә килә.

Бүген “Ильхан“ сөтчелек комплексыннан көн саен уртача 4,5 тонна сөт озаталар. Әле нинди бәягә?! Бер килограммы 24-25 сумнан урнаша. Югары сортлы, 3,7-3,8 процент майлылыктагы Югары Кәминкә сөтен “Данон“ халыкара компаниясенең Казандагы сөт комбинатына озаталар, аннан балалар ризыклары эшләнә. Акчага күчерсәң, “Ильхан“да көн саен уртача 110 мең сумлык, ә айга 3 миллион сум чамасы бәялек сөт җитештерелә.

Ильяс Хәнәфиев җитәкләүче “Ильхан“ җәмгыяте 2018 елда “Югары сыйфатлы чимал“ номинациясендә “Данон Россия“ акционерлык җәмгыяте Дипломы белән бүләкләнгән.

“Данон“ халыкара компаниясе – ачы сөт продуктлары җитештерү буенча дөньякүләм лидер. Казанда да заводы-комбинаты бар.

Көн дә туклыклы азык белән сыйланучы сыерлар арасында 25-30 килограмм продукция бирүчеләре шактый.

-Яңа бозаулаган, 1130нчы санлы, Түбән Новгородтан тана килеш алынган бер сыерыбыздан көн саен 30 литр тирәсе сөт савабыз. Әле ике атна элек кенә икенчегә бозаулады. Бераздан аңардан савым кимендә тагын биш килога артачак, - ди комплексның баш зоотехнигы Марина Җиһаншина. -Бездә сыерлар турында бөтен мәгълүмат компьютерга кертелгән, барын да күзәтәбез, анализлыйбыз. Биектаудан, Саратовтан алып кайткан таналар да, бозаулагач, мул сөтле булды.

Монда баш зоотехник оста дирижер кебек – барын да белә, барын да оештыра, үз эшенең тәҗрибәле белгече. Аеруча савым сыерларын ашатуга зур игътибар бирелә. Бу күренеп үк тора – сыерлар зур, көр, елкылдап тора, чип-чисталар. Сөт саву залын, анда керү юлын көненә өч тапкыр юалар, коп-коры плитәләр өстеннән тапочкилар киеп йөриләр.

Сыерлар көненә өч тапкыр савыла. Барысы 10 сыер савучы сменалап эшлиләр. Хезмәт хакыннан зарланучы юк, ай саен уртача 20 мең сум акча алалар икән.

“Ильхан“да 260 сыер, 80 тана, 137 бозау бар. Киләчәктә монда сыерлар санын 1000 башка җиткермәкчеләр. Средстволар җитсә, быел савым сыерлары өчен, 500 башка икенче корпус төзелеп бетәчәк.

Бу инде яңалык түгел: сыерның сөте – телендә. Яхшы, вакытында ашатсаң, малкайларның җилене тиз тула. Соңгы вакытта сөт күләме арткан, сыйфаты да яхшырган. Көнбагыш ашату файда бирә, диләр. Сенаж һәм силос базларының икесе башламаган килеш, икесеннән азыкны маллар алдына трактор белән кертеп бушаталар. Әле аларның үзенчәлекле, тәмле исе! Кичә генә салынган диярсең. Технология таләпләрен төгәл үтәү, сыйфатлы үләннәрне яхшы таптап тыгызлау нәтиҗәсе бу. Монда малларга күгәргән, бозылган азык бирмиләр. Тәҗрибәле инженер, хәер ул инде терлекчелектә дә “шомарган“ белгеч, Фәрит Хисамов әйтүенчә, малларга азыкны төп-төгәл баланслап, һәркайсына аерым рацион буенча бирсәң аларның җитештерүчәнлеген тагын сизелерлек арттырырга мөмкин.

Комплекс янындарак җәйге лагерь булуын, быел сыерларны электр-көтүче саклаячак урын бүленүен, тотып алынуын да әйтү кирәктер.

“Ильхан“да быел ике мең гектарлап мәйданда чәчү уздырганнар, язгы кыр эшләрендә оеша алганнар. Шытымнар тишелә тора. Монда җитәкчелекнең, баш агроном Николай Боринның, механизаторларның да тырышлыгын билгеләп үтү кирәк. Дөрес, рәтлисе участоклар бар әле. Чәчүлекләрне тәрбияләү дә соңга калмаска тиеш.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев