Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Ильхан" җәмгыятендә игенчеләр өчен "бахатай" оештырмакчылар

Ул берүзе диярлек “Ильхан” җәмгыятендә үстерелгән иген уңышын җыйган. Айрат Сафин йөртүче “Тукано-430” комбайны бункеры аша 2600 тонна бөртек үткән, 1100 гектар чамасы мәйдан буйсындырылган.

-Уҗым бодае нык уңды бездә, көненә 16-17 бункер бөртек суктырдым, - ди 24 яшьлек механизатор. -Комбайным ышанычлы ватылып туктамады, көннәр яхшы булды.

Айрат әйтүенчә, игенчеләрне көненә икешәр тапкыр аш белән сыйлыйлар. Бүген ул солы участогында, кичә башланган участокны бетерәсе бар. Кич белән артык санга калмаганнар, җир коры булгач, тузан комачаулый, күренми. Хәер, биредә бөртеклеләр җыюны бүген төгәллиләр дә. Аннары кукуруз кыры көтә – “Ильханда бөртеккә дә кукуруз үстерәләр.

-Эшләгәнебезгә алабыз, - ди айрат. -Бөртек тә бирәләр, мал асрагач, анысы да кирәк. Минем әти дә монда, тракторда эшли. Әти-әни янында торам, мин юл эшләре белгече, әмма авылда калганыма бер дә үкенмим. Армия хезмәтен дә үттем.

 

-Көзге эшләр беткәч, игенчеләребез өчен “багатай” оештырачкбыз. Премияләр дә, бушлай бөртек тә бирербез, - ди “Ильхан” хуҗасы Ильяс Хәнәфиев, Айрат Сафин кебек уңганнарга рәхмәтен белдереп.

Быел “Ильхан” бөртеклеләрне 1500 гектарда үстергән, әлегә шуннан 4100 тонна тирәсе бөртек суктырганнар, гектар көче 30 центнер. 800 гектарда уҗым бодае чәчкәннәр. Киләсе ел өчен орлык запасы да тупланган. Бүген җир эшкәртүне тизләтәләр.

Район буенча алганда 13 мең гектарда уҗым бодае һәм арыш чәчелгән, 18 мең гектарда, ягъни тиешленең 38 процент өлешендә җир эшкәртелгән. Берничә хуҗалыкны санамаганда, бөртеклеләр уңышын суктыру төгәлләнде дип була.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев