Чирмешәндә чәчүне төгәлләделәр
Район үзәге янәшәсендәге кырларны эшкәртүче “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте язгы чәчү эшләрен тәмамлады.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 13 майга алынган мәгълүматлар буенча, район хуҗалыкларында чәчү эшләре 21812 гектарда башкарылган, бу – тиешленең 52,2 проценты. Чирмешәнагролылар әлеге агротехник чараларны иң беренче булып төгәлләде. “Әккәрәй” җәмгыятендә чәчү тиешле мәйданнарның 70,7, “БИО-АГРО” – 63,9, “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгында 48,3 процент өлешендә башкарылган. “Кара Чишмә”дә, “Лидер-Трейд”та әлеге эшләрне ашыктырасы бар.
Район хуҗалыкларында 42 мең 585 гектарда дым каплатылган, тиешленең 98 проценты.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев