Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында уракка 87 комбайн чыга

Уракта район басуларын 87 бөртек комбайны иңләячәк. Аларның 95 проценты әзер, барысы да механизаторлар белән комплектланган.

Быел да, үткән елда да районда яңа комбайннар сатып алучы хуҗалыклар булмаган. Иң яшь техникалар өченче сезонга чыга, алар “БИО-АГРО” җәмгыятендә һәм “Тепсуркаев В. Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгында. “Ильхан” җәмгыятенең яңа комбайны дүртенче ел урагына чыга. Комбайннарның 20 проценты инде ун сезон эшләгән.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре бу атнада хуҗалыклар игеннәрне җыеп алуга керешәчәк дип хәбәр итте. “БИО-АГРО” җәмгыяте көзге бодай басуларына чыга. Үлән орлыклары да өлгергән, андый кырлар “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” һәм “Сөлчә” хуҗалыкларында бар.

Марат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев