Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында мал азыгы әзерли башларга җыеналар

Районда азык әзерләү техникасы һәм азык саклагычларың әзерлеген кабул итү конкурсында “Ильхан” җәмгыяте иң алдынгы дип табылган. Бу хуҗалык мал азыгы әзерләүгә керешергә әзер.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән төзелгән комиссия сигез хуҗалыкта булып, машина-трактор паркларының әзерлеген, хезмәт һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен, азык җитештерү һәм терлекчелектәге күрсәткечләрне, хезмәткә түләүне 100 баллы шкала буенча бәяләгән.

-“Ильхан” җәмгыяте 99 балл җыеп беренче булды. “Әккәрәй” хуҗалыгы аңардан ике баллга гына калышып икенче урынга чыкты, өченчедә - “Сөлчә” җәмгыяте, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин. – Ә “Якимов Н.С.”, “Ибәтуллина Р.С.”, “Нуруллин А.С.”, “Фәтхетдинов И.И.”, “Гатин Д.М.” крестьян-фермер хуҗалыкларының, азык әзерләргә чыкканчы, төгәллисе эшләре бар әле.

Районда мал азыгы әзерләү өчен 32 чапкыч, 21 печән әйләндергеч һәм җыйгыч, 43 прессҗыйгыч, 4 азык әзерләү комбайны бар. Болардан кала “БИО-АГРО”да ике чапкыч һәм “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә “Ягуар”  азык җыю техникасы әзер. Алар башка хуҗалыкларга да ярдәм тәкъдим итәләр.

Ильяс Гатауллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев