Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында күпчелек хуҗалык бөртеклеләр уңышын җыюны төгәлләде дә

“БИО АГРО” җәмгыяте районда иң күбе – 40 мең тоннадан күбрәк бөртек суктырып алды (район буенча 112 мең). Бу сан һаман үсештә.

Бер гектарга бүлгәндә, әлеге хуҗалыкта уртача уңыш 35 центнер (район буенча 32).

“ЧИРМЕШӘНАГРО”да ындыр табагына – 12 мең 143, Әккәрәй” дә 11 мең 490 тонна бөртек кайткан.

Күпчелек хуҗалыклар бөртеклеләр уңышын тулысынча җыеп алдылар.

5620 гектарда уҗым культуралары чәчелгән (былтыр бу вакытта 6125 гектар булган). “ЧИРМЕШӘНАГРО” планлаган кадәр, ягъни 1100 гектарда уҗым бодае орлыкларын җир куенына салды, “БИО АГРО” – 2700, “Тепсуркаев В.Ә.” – 750, “Сөлчә” – 470 гектарда.  

Җир эшкәртү темпын нык көчәйтәсе бар, әлегә тиешленең 20 проценты, 10 мең 170 гектар гына буйсындырылган. Бу өлкәдә “Кара Чишмә” (64 процент), “ЧИРМЕШӘНАГРО” (45), “Тепсуркаев В.Ә.” (42), “Әккәрәй” (41), “Сөлчә (31), “Ильхан” (30) башкалардан өлгер эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев