Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында авыл хуҗалыгы техникаларын комиссия тикшерде

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техникаларны кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының ремонт сезонына әзерлеген комиссия тикшерде.

Ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс уздыру турындагы боерыгы нигезендә үтте. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы урынбасары Рәдис Кадыйров район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар. Тикшерү барышында уңай һәм тискәре моментлар билгеләп үтелде, җитешсезлекләр ачыкланды һәм аларны бетерү өчен сроклар билгеләнде.

Комиссия “БИО-АГРО”, “ЧИРМЕШӘН-АГРО”, “Ильхан” җәмгыятьләре, “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгы машина-трактор паркларында булды. Белгечләр барган көнне дә механизаторлар ремонт эшләре белән мәшгуль иде. “Тепсуркаев В.Ә.” хуҗалыгында һәм “БИО-АГРО” җәмгыятендә төп көчне тагылма агрегатлар төзәтүгә юнәлдергәннәр. “ЧИРМШӘН-АГРО” җәмгыяте механизаторлары йөк машиналарын ремонтлау белән мәшгуль. Казаннан килгән кунакка техникаларның кышкы саклауга куелуы ошады.

-Комбайннарны бик яхшы урнаштыргансыз, чиста, тәртип, рәт-рәт тезелеп торалар, - диде Рәдис Рафил улы. – Тагылма агрегатларны, башка техникаларны да тәртипкә китереп, язгы эшләргә әзерләп куегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев