Чирмешән районында авыл хуҗалыгы ни хәлдә
Аграрийлар өчен яз - иң кызу эш вакыты, ләкин киләчәк уңыш нигезе нык итеп салынган инде. Техника яңарту һәм санлы технологияләр кырларның йөзен ничек үзгәртә, ни өчен терлек башын киметергә туры килә һәм кайсы хуҗалыклар рекордлы савым белән гаҗәпләндерә? Болар хакында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Назыйров белән сөйләштек.
- Радик Равилевич, игенчеләр өчен яз һәрвакыт кызу чор. Кәефләрегез ничек? Кырлар язгы чәчүгә әзерме?
- Кәефләр начар түгел. Быел гомуми чәчү мәйданы - 55 118 гектар. Техника 100 процент әзер: кырга 225 трактор һәм 128 чәчкеч чыкты. Көзге культуралар да сөендерә. 10 454 гектарның 95 процент әйбәт хәлдә. Бу 2026 ел уңышы өчен - бик ныклы нигез. Сүз уңаеннан, бу кырларны тукландыруга 94 проценты да керешкәннәр инде. Традицион рәвештә алда «ЧИРМЕШӘНАГРО» хуҗалыгы бара. Бүген барлык хуҗалыклар да язгы чәчүне башладылар.
- Сизелә, быел «техник культуралар»га ставка ясалган. Ни өчен икмәк мәйданнарын киметәсез?
- Әйе, бөртекле культуралар бераз азрак булачак (25 345 га), ә техник культураларга 24 685 гектар бирәбез. Бу икътисади яктан файдылырак. Ә иң мөһиме - без кырларны химик «ашату»ны җитди арттырабыз. Планда - гектарга 78 килограмм актив матдә ашлама кертү. Без моны планлаштырып кына калмыйбыз, сатып алу бара.
- Ашламаларга һәм яңа техникага мондый акчалар кайдан? Техника паркын яңарту буенча зур планнар бар бугай.
- Без ташламалы программалардан актив файдаланабыз. 2025 елда 36,7 млн сумлык техника алдык, быел гомуми план - 96,5 млн сум! 2026 елның беренче кварталында гына 37 млн сумга 8 берәмлек техника алдык. «Татнефть» һәм «Росагролизинг» лизингы аша энергияле тракторлар алабыз. Тәэмин ителеш - 100 гектарга 208,5 ат көче.
- Тракторлардан тыш, «санлы технологияләр» турында да күп сөйлисез. Чирмешән районында механизаторга навигация нигә кирәк?
- Кырда чәчелмәгән урыннар калмасын өчен. Без ГЛОНАСС трекерлары һәм параллель йөртү системалары белән инде 204 берәмлек техниканы җиһазландырдык. Бу ягулык һәм вакыт экономиясе. Чагыштыру өчен: «БИО-АГРО» җәмгыятендә заманча «Хорш» чәчү комплекслары культивациясез үк ашламаларны турыдан-туры туфракка кертә ала, смена эчендә 100 гектарга кадәр эшкәртә. Ягулык-майлау материаллары экономиясе – 30 процентка кадәр. Менә шундый сакчыл эшләү.
- Техника белән аңлаштык. Ә кешеләр ничек? Белгечләр җитәме? Кадрлар мәсьләсен ничек хәл итәсез?
- Кызганыч, әмма бу өлкәдә проблема бар. АПКда уртача хезмәт хакы 2025 елда 69 487 сум тәшкил итте (үсеш 16%). «БИО-АГРО»да - 95 меңнән артык. Ләкин вакансияләр барыбер бар. Без махсус хәрби операция ветераннары белән дә актив эшлибез. Мәсәлән, Ринат Илгиз улы Дәүләтшин хәзер «БИО-АГРО»да тракторчы-машинист булып хезмәт куя.
Быел Чирмешән лицеенда агрокласс ачабыз. Инвестор («ЧЕРЕМШАНАГРО» ҖЧҖ) ремонт һәм җиһазлар өчен 8 млн сумнан артык акча бирде. Кадрларыбызны мәктәптән үк үстермәкчебез.
- Инде ит һәм сөткә күчик. Кәгазьдә барысы да шома, ә чынлыкта?
- Яшермим, монда да проблемалар бар. Район буенча 1 апрельгә 258 бозау алдык - бу узган елга караганда 2 процентка ким. «Юл картасы»н үтәми калдык. Төп сәбәп - «Әккәрәй» һәм «Сөлчә» хуҗалыкларының сыер санын киметүе, кайбер КФХлар («Ибатуллина Р.С.», «Якимов Н.С.») объектив сәбәпләр аркасында ябылдылар (башлыкларның вафаты, шәхси ярдәмче хуҗалыкка күчү). «Әккәрәй», гомумән, 31 бозау алырга планлаштырган иде, ә апрель башына ноль алдылар - анда орлыкландыру буенча аутсорсинг компаниясен алыштырдылар, ләкин апрельдә үк хәл үзгәрде -35 баш бозаулары булды. Мөгезле эре терлек санын 3171 баш дәрәҗәсендә тоттык, ләкин эшләргә әле эш күп.
- Әйбәт яклары да бар бит? Тармакны кем тартып бара?
- Әлбәттә, «Ильхан». Анда уңышлар бар: 1500 башка исәпләнгән бина төзелеше тәмам, ул 100 процентка тутырылган. Теләкле сыерлар сатып алу исәбенә эре мөгезле терлек саны 212 башка артты. Ә сөт савымы буенча нәкъ менә алар быел узган елга 3 136 килограмм өстәмә бирделәр. Анда ALPRO терлек көтүен идарә итүнең акыллы программалары һәм DTM ашату белән идарә итү системасы кертелгән. «Әккәрәй» дә шундый ук системаны сентябрьдә куячак.
- Эшкәртү һәм кооперация белән эшләр ничек? Халык продукцияне сату авыр дип зарлана.
- Бездә бик әйбәт үрнәк бар - «Чирмешән» авыл хуҗалыгы кооперативы. Алар производствоны 10 процентка арттырдылар (беренче кварталда 23 тонна), үз кибетләрен ачтылар, Түбән Камада һәм Лениногорскида саталар. Ә «Багетный» азык-төлек кооперативы икмәге районнан тыш: Нурлатта, Чистайда, Әлмәттә «Магнит» һәм «Победа» кибетләрендә сатыла. Бу зур уңыш.
Шул ук вакытта 2026 елга 5 грантка гариза бар: кешеләр атчылык һәм итлеккә мөгезле эре терлек белән шөгыльләнергә телиләр.
- Соңгы сорау: әче туфраклар турында. Бу безнең районда бәла бит? Известьлау барамы?
- Әйе, әче туфраклар мәйданы - 18 240 гектар, барысы да аз гына әче. Узган ел 948 гектарда известьлау эшләре башкардык, быел план - 1011 гектар, һәм бөтен эш «БИО-АГРО» өстенә төшә. Бу чараларны кертергә кирәк, югыйсә уңыш ике тапкыр кими.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
- Рәхмәт! Үсеш нокталарыбыз бар, инвесторлар бар. Ышанам, ел уңышлы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев