Чирмешән районында 7 мең гектарга якын мәйданда уҗым бодае һәм арыш чәчелде
“ЧИРМЕШӘНАГРО” районда иң күбе – 1100 гектарда уҗым бодае чәчүне узган атнада ук төгәлләде. “Тепсуркаев В.Ә.” хуҗалыгында 940 гектар мәйданда чәчкечләр узган, “Әккәрәй”дә - 600, “Сөлчә”дә – 500 гектарда.
- Бу күрсәткеч 8 мең гектарга җитәр дип өметләнәбез, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин.
Әле тагын 4 мең гектарда бөртеклеләр уңышын җыясы бар, 35 мең 563 гектарда комбайннар эшләгән дә. Ындыр табакларына 116 мең тоннага якын бөртек кайткан. Район буенча гектар көче 32,6 центнер, “Тепсуркаев В.Ә.”да – 44,9, “ЧИРМЕШӘНАГРО”да – 41,9, “БИО-АГРО”да – 35,4 центнер.
Барысы 13 мең 550 гектар җир эшкәртелгән, ягъни тиешленең 27 проценты кадәр. Бу эштә “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Әккәрәй”, “Тепсуркаев В.Ә.” хуҗалыклары алда, аларда планлаганның 51-45 процентында сөрү агрегатлары эшләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев