Чирмешән районы хуҗалыкларындагы уҗымнарга кар кирәк әле
Районның үсемлекчелек тармагы белгечләре “БИО-АГРО” җәмгыятенең бодай уҗымнарының кышлавын тикшереп, аларга яхшы бәя бирде. Дөрес, үсентеләр өстенә әле тагын кар кирәк, диләр.
“Россельхозцентр”ның райондагы филиалы җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рауфан Шәйхетдинов иң әүвәл “БИО-АГРО” җәмгыятенең Иске Үтәмеш авылы ягындагы уҗым бодае кырын карадылар. Август аенда борчактан соң 68 гектарда чәчелгән әлеге культура өмет уята.
-Монда үсентеләрнең хәле яхшы. Шикәр туплау күләме дә нормада. Әлегә кар калынлыгы 35 сантиметр, ул 40-50 сантиметр ук булса, тагын да яхшы, кар кирәк әле, - ди Рауфан Шәйхетдинов.
Уҗымнарның торышын башка хуҗалыкларда да тикшерәчәкләр.
Рауфан Шәйхетдинов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев