Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәннең “БИО АГРО” кырларын самолет белән ашлыйлар

“БИО АГРО” җәмгыятенең көзге бодай кырына АН-2 самолеты белән аммиак селитрасы сиптерәләр. Хуҗалыктагы уҗым мәйданнарының 2000ләп гектарын шушы рәвештә ашларга булганнар.

Район үзәгендә яшәүчеләр Чирмешәннең Чегодай буасы тирәсендә инде берничә көн очучы “кукурузник”ка игътибар иткәндер. Самолет шул яктагы мәйданчыкка төшеп ашлама сала.

-Бер менгәндә 1200 килограмм аммиак селитрасы алып китәбез, ул 10 гектарга җитә, бер заправканы 10 минутта сиптереп төшәбез. Көн буена 20-30 тапкыр шулай төшеп менәргә туры килә, - ди пилот Рифат Абдуллин.

Алар икәү, Олег Трезна белән парлап эшлиләр. Механиклары да шунда гына. Очучылар безгә Уфадан килгән.

”БИО АГРО” җәмгыятендә 6 мең гектарда чәчелгән көзге бодай уҗымнарына ашлама кертәсе бар. Самолет белән шуның 2000ләп гектарын ашларга ниятләгәннәр.

-Аммиак селитрасын гектарына 120 килограмм исәбеннән кертәбез, үзебезнең техникалар белән бу күләмне арттырачакбыз. Моңа кадәр “Туман” агрегатлары белән эшләп карадык, тик җир пычрак, нужаландык кына. Кыйммәтрәк булса да, беренче мәлдә шулай самолет “җигәргә” булдык, болай тиз дә. Бераз йөрерлек булгач, калган мәйданнарны үзебезнең техникалар белән җиңдерәчәкбез, - ди “БИО АГРО” җәмгыятенең райондагы идарәчесе Руслан Хәлиуллин.  

 

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев