Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндәге аграр техникум студентлары практиканы кырда үтәләр

Чирмешән аграр техникумының 400 гектар чәчүлек җирләренең, 340 гектарында урып- җыю эшләре башкарасы бар. 60 гектарда уҗым культуралары чәчергә ниятлиләр.

Игеннәрне җыеп алу өчен “Нива” комбайны бүген үк кырга чыгарга әзер.

-Аны үзебезнең мастерыбыз, механизатор Юрий Портнов иярләячәк, ул үзенә ярдәмче итеп студентыбызны  - Денис Петровны алды, - ди техникум директоры Владимир Островский. 

Чәчүдә катнашачак тракторларны да ремонтлап куйганнар. Директор әйтүенчә, монда яңа механик Николай Микушовның хезмәтен билгеләп үтәргә кирәк. 40 еллык ДТ-74 һәм ике МТЗ-2121 тракторлары сынатмаслар дип өметләнәләр. Чәчүгә студентлар Ренат Дәүләтшин, Ришат Билалов, Андрей Тимофеев һәм мастер, әле узган елны гына шул ук уку йортын тәмамлаган Алексей Егоровлар чыгачаклар.

Кайбер студентлар да  бу көннәрдә районның төрле оешмаларында, хуҗалыкларында практика үтәләр.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X