Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндә яшәүче Ивановлар дуңгыз елын яхшыга юрыйлар

Көнчыгыш календаре буенча киләсе ел – Дуңгыз елы. Әлеге хайванны асраучы Ивановлардан яңа елны ничек күзаллаулары хакында кызыксындым.

-Халыкта дуңгыз кебек пычрак, дигән әйтем – чагыштыру бар. Минемчә, бу дөреслеккә туры килми, яхшы тәрбияләсәң, алар чиста. Начар күрәләр, ләкин бик әйбәт ишетәләр һәм ис сизәләр. Дуңгыз – әйбәт үрчи, елына ике-өч тапкыр балалый, берьюлы унлап бала китерә, тәмле ашарга ярата. Ул йомшак характерлы, уңайлык яратучы хайван. Димәк, киләсе ел начар булмас дип уйлыйм, - ди Ирина Ивановна.

Чирмешән май-сыр заводының Михаил һәм Ирина Ивановларга алар тапшырган сөт өчен 100 мең сумга якын бурычы бар.

Чирмешәндә яшәүче Ирина Ивановна бу хакта ничектер тыныч кына сөйләде, ул акчаны ала алуына  ышанмый да кебек инде, “булмасмы әле”, дип тә куйды үзе.

Авыл кешесенә  100 мең сум бик зур акча бит. Җиңел генә бирелми ул, аның өчен  байтак тир түгәргә кирәк.

Ивановлар гомер буе терлекне күп асраганнар, сыерлары да берничә баш булган. 2015 нче елны мини-ферма төзү өчен республика бюджетыннан бирелүче  200 мең сум акча алып, зур абзар төзегәннәр. Бүген икесе дә пенсия яшендә булсалар да, биш баш сыерлары, бозаулары, дуңгызлары бар.

Җәй көне терлекләрен  көтүгә чыгаралар. Көтүчегә  җиде баш мал өчен ай саен 6 мең 300 сум акча (бер башка 900 сум) түләгәннәр. Азыкны да, нигездә, сатып алалар икән.

-Хәзер бит заявка гына бирәсе, печәнне  китереп үк бирәләр. – ди хуҗабикә.

Дөрес, үзләре бер “КамАЗ” әрҗәсе кабак үстергәннәр, аны маллар яратып ашыйлар, диләр.

-Без бозау, сыер сатып алганыбыз юк, - ди әңгәмәдәшем. - 37 ел элек район үзәгендә берәүдән сатып алган сыердан бик уңдык. Акыллы да, сөтне дә күп бирә иде. Бездә хәзер дә менә шуның токымы. Бозауларны күп очракта сатабыз, сыер кирәк булса гына калдырып, үстерәбез. Сөтне элек Чирмешәндеге  сөт җыючыга Анатолий Никоновка тапшыра идек,  май-сыр заводы акча түли алмый башлагач, Иске Кади эшмәкәренә сата башладык. Менә ул вакытында  исап-хисап ясый бара. Ай саен сөттән генә дә 12 – 14 мең акча эшлибез. Райондашларыбыз да,  сөт сорап, өйгә киләләр, хәзер бит сыер асраучылар күп түгел.

-Чыгымнар да бик күп бит, мал асрауның файдасы бармы соң?

-Мин бөтен нәрсәне язып барам. Күпме туздырабыз, күпме акча эшлибез. Керем бар. Терлек тотмасаң, тик утырсаң, анысы да булмый бит. Пенсия акчасына гына яши алмыйсың,  - ди Ирина Ивановна. – Төпчек кызыбыз югары уку йортында укый, йортыбызга да ремонт ясарга исәп бар. Малсыз булмый.

Ивановлар биш бала үстергәннәр, инде оныклары да үсә. Алар еш кайтып йөриләр, әти-әниләренә булышалар, аеруча азык хәстәрләгән вакытта авылда булырга тырышалар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев