Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндә үстерелгән бөртекне Мәскәүгә дә алып киткәннәр

Бу хуҗалыкта игелгән сабан бодае һәм арпа орлыкларын быел хәтта Мәскәү һәм Ленинград, Киров өлкәләренә, Башкортостанга да алып киткәннәр. Продукцияләренә сорау гел бар.

“ЧИРМЕШӘНАГРО”ның бүген дә иген басулары күзне иркәли. Элеккеге Липки поселогы ягындагы “Тулайковская 108” сортлы, 450 гектар мәйданда чәчелгән сабан бодае участокларында ник бер чүп үләне күренсен. Башаклары озын, бөртекләре зур. Суперэлиталы орлыклар начар уңыш бирми дә. Тәрбия булган.

“Нур” сортлы арпага да Чирмешән җире килешкән, участоклары матур. Быел алты гектарда гына чәчелгән “Поэма” бодае монда яраклашып кына килә, аның бөртеген нигездә үзләрендә калдырырга, бу сортны күбәйтергә телиләр.

“Фотинья” сортлы уҗым бодаен да сыныйлар. Өметле сорт, бүгенге хәленә аның уйлап табучысының да исе киткән.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” көнбагышның да тәмен белә башлады. Гектардан уртача 13-15 центнер уңыш җыялар, былтыр рентабельлелеге 97 процентка җиткән. Табышлы бу культура быел 850 гектар мәйдан били.

-Шигем юк, чәчүлекләрнең бүгенге торышын карагач, бу хуҗалык быел үсемлекчелектә республика күләмендә лидерларның берсе булачак, - диде “Татарстанның элиталы орлыклар” Ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, “ЧИРМЕШӘНАГРО”да үткән семинарга килгәч. Бу чарада әлеге Ассоциация составындагы безнең төбәктәге районнардан, хуҗалыклардан җитәкчеләр һәм белгечләр дә катнашты. Барын да үзләре күреп, бәяләп киттеләр.

“Татарстанның элиталы орлыклар” Ассоциациясе 43 орлыкчылык хуҗалыгын, өч предприятиене үз эченә ала, барысы 173 мең гектар мәйданда төрле, 97 сорттагы культуралар игә.

Ассоциация орлыкчылык хуҗалыкларына яңа сортлар игүдә, аларны табыштыруда, бөртекне урнаштыруда, документлар эшләүдә конкрет ярдәм күрсәтә. Клиентка бит яхшы, ышанычлы орлык материалы белән бергә тиешле документ-сертификат та кирәк.

Кайсы участокта җирне ничек эшкәрттегез, нинди техника, нинди технология, нинди химик саклау чаралары кулландыгыз? Кунакларның мондыйрак сорауларына “ЧИРМЕШӘНАГРО” җитәкчесе Илшат Гозәеров белгечләр телендә, конкрет җавап бирде, уңышның сере турында сөйләде.

Җәмгыятьнең ындыр табагы да ошады семинарда катнашучыларга. Бөртек киптерү, чистарту агрегатлары эшкә әзер, электрон үлчәүгә прицеплы машиналар да иркен керә-чыга ала. Былтыр, программа буенча, үзләре дә, район да өлеш кертеп, бөртек склады төзегәннәр, быел шул ысул белән тагын бер склад бастырганнар. Алар иркен, чиста, уңайлы, аяк астына асфальт һәм бетон җәелгән, территория бик чиста. Алга карап, җитди эш йөртүләре күренеп тора.

Җәмгыять уракка да керешеп килә. Азык җыю комбайнына ургыч тагып, монда яңа культура-горчицаны теземгә салганнар. Башка комбайннарга да эш фронты ачылырга тора.

Районның “Әккәрәй”, “Био АГРО” җәмгыятьләрендә, башка кайберәүләрдә дә бөртеклеләр торышы бик өметле. Үстерелгән уңышны вакытында җыярга, урнаштырырга язсын иде.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев