Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндә осеменаторларны укыттылар

Терлекчелек тармагында ясалма орлыкландыру эше белән шөгыльләнүче белгечләр өчен семинар-укулар үтте. "Кади" җәмгыятендә оештырылган әлеге дәресләрне тыңларга, карарга, кызганыч, санаулы хуҗалыклардан гына осеменаторлар-орлыкландыручылар килгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре әйтүенчә, безнең хуҗалыкларда бу өлкәдә эшлисе дә, эшлисе. Хәтта әлеге юнәлештә районда өлге итеп куярлык бер генә хуҗалык та...

Терлекчелек тармагында ясалма орлыкландыру эше белән шөгыльләнүче белгечләр өчен семинар-укулар үтте. "Кади" җәмгыятендә оештырылган әлеге дәресләрне тыңларга, карарга, кызганыч, санаулы хуҗалыклардан гына осеменаторлар-орлыкландыручылар килгән.


Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре әйтүенчә, безнең хуҗалыкларда бу өлкәдә эшлисе дә, эшлисе. Хәтта әлеге юнәлештә районда өлге итеп куярлык бер генә хуҗалык та юк, ди.
-Сыер-таналарны ясалма юл белән аталандыруның нәтиҗәлелеге хакында инде ничә ел сөйлибез. Бу ысул белән яхшы, көр, нәселле, күп сөт бирә торган үрчем алырга мөмкин, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Марс Шәйхетдинов. - Йогышлы авыруларга, туберкулезга каршы да бу - иң яхшы профилактика. Хуҗалыкларда ясалма орлыкландыру эше тиешенчә оештырылырга тиеш. Шунсыз булмый.
"Бөгелмә нәсел предприятиесе"нең лаборатория җитәкчесе Равил Камалов дәресләренә районыбызның "Сөлчә" җәмгыятеннән, "Камалов Р.А." крестьян-фермер хуҗалыгыннан, "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең "Туймәт", "Алга" бүлекчәләреннән генә осеменаторлар килгән. Ә бит әлеге белгечләр һәр хуҗалыкта диярлек бар. Өстәвенә һәр яз, көз мондый семинарлар бушлай оештырыла.
Сүз уңаеннан, ясалма орлыкландырылып кайтарылган 346 баш "Балтач таналары"ннан кадилылар 12 бозау алган да. Тагын 30лап мал декабрьдә бозауларга тиеш. "Лашман АГРОфирмасы"нда да әлеге 110 баш нәселле таналарның 15е "бәбәй тапкан". Ике хуҗалыкта да бозаулар исән-сау. Иң мөһиме - аларның урыны коры булсын һәм яңа туган терлекләргә җил-сквозняк эләктермәскә кирәк,- ди белгечләр.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined осеменатор