Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндә гимнастика буенча секция кирәксенәләр

Агымдагы елда Чирмешән авыл җирлегендәге урам – юл челтәрләрен норматив хәлгә китерү өчен республикадан – 15 миллион сум, суүткәргеч линияләр ясауга да шулкадәр акча бирелергә тиеш.

Чирмешән авыл җирлегендә узган халык җыенында авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева үз чыгышында билгеләп үткәнчә, район үзәгендә узган елны да зур күләмле төзелеш эшләре башкарылган: Чирмешәндә - яңа универсаль спорт залы һәм чаңгы базасы, Казанкада мәктәп төзелде, Нурлат аграр техникумы филиалы бинасында һәм Түбән Чегодай авыл мәдәният йортында капиталь ремонт үткәрелде, Җиңү паркын  төзекләндерә башладылар.

-Әлеге эшләр республика программалары нигезендә башкарылды һәм алар халыкка уңайлы тормыш шартлары тудыруга юнәлдерелде, - диде үз чыгышында Светлана Сарыйм кызы. – Быел да район үзәгендә һәм җирлеккә керүче авылларда төзелеш эшләре дәвам итәчәк. Моның өчен республикадан да акча бирелә. Төзекләндерү эшләренә чирмешәнлеләр дә үз өлешен кертә, халыктан җыелган үзсалым акчаларына шулай ук  байтак эшләр башкарылды.  Мәсәлән, алар район үзәгендә һәм авыл җирлегенә керүче авылларда урам яктырткычларын монтажлауга, куюга, ремонтлауга, карап тоту чыгымнарын каплауга юнәлдерелде. Быел исә халык акчасына авыл җирлеге территориясендә чишмәләрне төзекләндерү, урам яктырткычларына хезмәт күрсәтү, христиан һәм мөселман зиратларында  аерым, конкрет  эшләр башкару, район үзәге урамнарында тротуарларны ремонтлау, “Ландыш” балалар бакчасы янәшәсендә автотранспорт өчен стоянка ясау планлаштырыла.

Бүген җирлек территориясендәге дүрт авылда 2493 йортта һәм квартирада 7095 кеше яши. 2018 нче елны барлыгы 66 бала туган, 71 кеше үлгән.

Чирмешән авыл җирлеге торак төзелеше буенча да беренчелекне яулый дип була, район үзәгендә – 298, Түбән Чегодайда – 8, Кече Чегодайда 7 яңа йорт төзелә. 100 гә якын кеше авыл халкының торак шартларын яхшырту буенча федераль программаларда катнаша.

Җирлек авылларында 817 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 236 савым сыеры. Узган еллар белән чагыштырганда, терлек саны арткан. Ел дәвамында шәхси ярдәмче хуҗалыклардан 430 тоннага якын сөт җыелган. Авыл җирлегендә 4 крестьян – фермер хуҗалыгы бар. Фәнил Нәширванов атлар үрчетсә, Ринат Әхтәмов, Саматдин Бабаев, Марат Галләмовлар күпләп эре мөгезле терлекләр  асрыйлар. Ун хуҗалык республика программасы буенча мини-ферма төзегән.

Бүген үткән җыенда элеккеге кебек зур проблемалар күтәреп чыгыш ясаучылар булмаса да, шулай да берничә сорау яңгырады. Кирпич заводы поселогына маршрут автобусы кирәк, капиталь ремонт үткәрелгән күпфатирлы бер йортта керү ишекләре яңартылмаган, Нагорная урамында юлга ремонт сорала, кызлар өчен гимнастика секциясе оештыру турында да сүз булды. Җыенда катнашкан муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин күтәрелгән сорауларга конкрет җавап бирде, аларны чишү юлларын табарга ышандырды һәм, җыелышка йомгап ясап, халыкка үз теләкләрен җиткерде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев