Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“ЧИРМЕШӘНАГРО”да уракны борчак суктырудан башладылар

“ЧИРМЕШӘНАГРО”да уракка төштеләр, иң әүвәл борчак суктырдылар. Кинәнә-кинәнә эшли торган – бер гектардан уртача 29 центнер уңыш чыккан. Димәк, күмәк, чыгымлы хезмәт бушка китмәгән. Әлеге хуҗалыкта инде арпа, уҗым бодае участокларына күчәләр.

Иске Котыш кырларында уҗым бодае уңып үскән. “Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыяте районда беренче булып уракка кереште, дөрес, әлегә 40 гектарда гына эшләделәр. Бу культурадан һәр гектардан уртача 45 центнер уңыш җыялар.

“БИО АГРО” комбайннары күптән эшкә әзер, игеннәрнең чи булуы гына күмәк төстә кырга кузгалуны туктатып тора. Алай да сишәмбе көнне монда да уҗым бодае суктыра башладылар.

Бу атна азагында, көннәр аяз торса, басуларда эшләүче комбайннар сизелерлек күбәер.

Тулаем, район буенча, быел 42 мең гектардан бөртеклеләр уңышын җыярга кирәк, шуның 12 мең гектардан күбрәге -  уҗым бодае. Арпа һәм сабан бодае да шул чама, 12-13 меңәр гектарда игелде.

Көзге кыр эшләренә – темп һәм сыйфат!

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев