"ЧИРМЕШӘНАГРО"да көн саен уртача 300 гектарда чәчү үткәрәләр
“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә көн саен уртача 300 гектарда орлыкларны җиргә күмдерәләр. Монда кыр эшләрен, гомумән бик тиз үткәрәләр.
Бүген бөтен техника диярлек - 10 трактор камброд янындагы участокларны “штурмлый”. Өч чәчкеч белән арпа, борчак, көнбагыш та чәчәләр. 1200ләп гектарны, ягъни тиешленең 35 процент өлешен буйсындырганнар да. Болай яхшы барсалар, тагын бер атнадан монда чәчкечләргә эш калмаячак.
-Кичә 85 гектарда чәчтем, - ди “Россельмаш” тракторында, РСМ 2375кә “Томь” комплексы тагып эшләүче Михаил Корнилов. -Иртәнге сәгать алтыда кырга киләм, кичке алтыда туктыйм.
Алар Александр Беззубов белән, алмашлап, көндез дә, төнлә дә чәчәләр, тракторлары сүнеп тормый диярлек.
Рәфис Дәүләтшин, Сергей Евстафьев, Андрей Макаров һәм башкалар кыр эшләрендә сынатмыйлар.
-Орлык, ашлама, ягулык – бар да бар, - ди инженер-механик Ирек Назыйров. -Беренче, икенче ашлар кырга ук китерелә.
Хуҗалыкта орлыкны агулап, кырга башта ашлама кертеп, яхшы эшкәртелгән җиргә генә чәчәләр.
“ЧИРМЕШӘНАГРО”да уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, көздән сөрелгән җирләрдә дым каплату тулысынча төгәлләнде.
Район буенча алганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 4200 гектарда, ягъни тиешленең 10 процент өлешендә сабан бодае, арпа, борчак, көнбагыш чәчелгән. Башкалар белән чагыштырганда, “БИО АГРО”, “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Кара Чишмә” җәмгыятьләрендә чәчү темпы югарырак.
35 мең гектарга якын мәйданда (планлаганның 64 проценты) тырма агрегатлары эшләгән.
12 мең гектар чамасы мәйданда (88 процент) уҗым культуралары, 1523 гектарда (40 процент) күпьеллык үләннәр минераль сый алган.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев