Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“ЧИРМЕШӘНАГРО“ - урак лидеры

Биредә тиешленең яртысында бөртек суктырылган да.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 47 центнер уңыш җыялар. Монда ындыр табагына 6600 тонна борчак, арпа, уҗым бодае кайткан. Нибары өч комбайн белән шулай дөбердәтеп эшлиләр.

Җәмгыятьтә бөртеклеләр 2806 гектар мәйдан били. Бу көннәрдә көнгә 100-130ар гектарда инде тиешленең яртысында комбайннар узган. Болай барса, бүгенге кебек, башкалардан алга китеп эшләячәкләр.

Уңыш яхшы биредә, мактанырлык. Бердән, сыйфатлы орлыкны иртә срокларда чәчкәннәр, икенчедән, участоклар ашланган, тәрбия күргән. Шулай булмаса, уҗым бодае гектарыннан 52 центнер уңыш бирер иде микән?! 1100 гектарда игелгән бу культура.

Арпа суктыруны төгәлләп тә килә бу хуҗалык. Нәтиҗә дә яхшы – гектардан уртача 42, 6 центнер уңыш җыйганнар. Мәйданы аз түгел – 726 гектар.

Кырдан кайткан коры бөртекне, тиешенчә чистартып, складларга урнаштыра баралар.

Комбайнчыларга ял юк хәзер. Тәҗрибәле механизатор Сергей Борисов араларында иң күп бөртек суктырган. Михаил Корнилов та аңардан калышмый.

- “Тукано”да көненә егермешәр бункер, 150шәр тонна бодай һәм арпа суктырам, - ди җәмгыятькә Иске Сережкинодан килеп эшләүче Михаил.

Альберт Санчелеев мондый эш режимына күнеккән, хәтта Краснодар кырларында бөртек суктырган. Ул йөртүче “Клаас Тукано 450” комбайны 9 метр киңлектәге ургыч таккан. Көне-көне белән 35 гектар мәйдан иңли икән.

-Кырлар чиста, уңыш бик яхшы, - ди Альберт. -Кичә төнге 10нарда гына туктадык, арпа участокларының тагын берсендә эшне төгәлләдек. Туйганчы ашаталар, ял итәргә бөтен шартлар тудырылган. Комбайн кабинасына тузан да керми.

Альберт “ЧИРМЕШӘНАГРО”га Димитровградтан-Мәләкәстән кадәр эшкә килгән. “Яхшы хуҗалык” дип, дуслары киңәш биргән.

Җәүдәт Җиһаншин белән Рифкать Билаловлар өлгер булмаса, комбайннар нәтиҗәле эшли алмас иде.

-Безнең кырлар еракта да урнашкан, - ди КамАЗ йөртүче Җәүдәт Җиһаншин. -Көненә 300әр километр юл үтәбез, 14-15 рейс ясыйбыз. Уңыш яхшы, бункерлар тиз тула, сөенеп эшлибез. Ашау ресторандагы кебек, пәрәмәчкә кадәр пешереп сыйлыйлар, каймак та бирәләр.

Җәмгыятьтә 500 гектарлап җирне туңга сөреп куйганнар.

-Елдагыча, 1100 гектарда уҗым бодае чәчәргә планлап торабыз, - ди хуҗалык җитәкчесе Илшат Гозәеров. -400 гектар пар җире моңа әзер дә. Кыр эшләрендә катнашучы һәркемгә рәхмәт. Көненә уртача 35 кешегә аш пешерәбез. Ягулык, орлык бар. Орлыгыбызны читтән дә сорап киләләр.

“БИО АГРО”җәмгыятендә дә урак темпы югары.

Тулаем, район буенча, әлегә тиешленең 33 процент өлешендә, ягъни 14 мең гектарда бөртек суктырып алынган, уртача гектар көче 42 центнер.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев