Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән кырларында кытай һәм чех тракторлары да эшләячәк

Әлеге җәмгыятьтә тракторларга техник карау үткәрделәр.

-Сезгә рәхмәт, бик зур хезмәт куйгансыз, - диде “Гостехнадзор”ның безнең райондагы җитәкчесе Радик Назыйров, “ЧИРМЕШӘНАГРО” тракторларын карап чыккач.

Техник карау барышында төрле маркадагы 12 тракторны тикшерделәр.

Дмитрий Корнилов “АNT” маркалы чех тракторында эшли, химикатлар сипкән, җир катоклаган, Италиядә ясалган чәчкеч тагып, чәчкән дә.

-Бик уңайлы, ышанычлы техника, - ди, тракторын мактап. -Төзеклеген читтән килгән белгечләр тикшерде. Аерым зур ремонт кирәкмәде.

Кытайда җитештерелгән тракторлар да хет бүген кабызып кырга чыгарлык.

Михаил Корнилов белән Александр Беззубов йөртүче “Ростсельмаш”ның “RSM 2375” - җәмгыятьнең иң куәтлесе  - 430 ат көчле, авырлыгы 17,9 тонна. Былтыр да әлеге уңганнар, алмаш-тилмәш эшләп, чәчүдә иң югары күрсәткечләргә ирешкәннәр. Быел да кырда сынатмаска исәпләре.

Сүз уңаеннан. Апрель аенда 30 яшен тутырачак Александр Беззубов районның узган елдагы кыр батыры.

Тикшерүчеләр тракторларның  тормозларын, руль, гидравлика системасы төзеклеген, фараларны да эшләтеп, кабызып-сүндереп карадылар. Аптечкалар, ут сүндергечләр булу-булмау да мөһим, шөкер, алар бар.

Известь карьерында эшләүче тракторлар, төягечләр дә биредә. Техник торышларына дәгъва юк диярлек.

-Тракторчыларга махсус эш киеме бирелде, ашханәбезне дә ачтык, - ди җәмгыятьнең баш инженеры Ирек Назыйров. –Запас частьләр ягыннан тоткарлыклар юк, аларны узган елда ук кайгырткан идек.

Техник карау вакытында кайбер тракторчыларның таныклыкларында категорияләре туры килмәве беленде. Дөрес, укуын укыганнар, әмма тиешле төзәтмә генә кертелмәгән, документлаштырылмаган. Монысы проблема түгел, кырга чыкканчы эшләп куярлык бурыч.

Хуҗалыкларда техник карау дәвам итә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев