Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

”ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте механизаторлары кырга чыгарга әзер

 “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә кыр эшләренә 9 трактор, 4 төягеч әзерләнгән. Гостехнадзорның райондагы баш дәүләт инспекторы аларның техник торышына бәя бирде. Тракторларның тормозларыннан алып, кабинадагы ут сүндергечләргә, аптечкаларга кадәр тикшерелде.

Әлеге җәмгыять җитәкчелеге әйтүенчә, быел, автомашиналардан аермалы буларак, тракторлар ремонтына артык зур чыгымнар тотмаганнар. Әмма болай әйтү дә шартлы гына: күз алдына китерегез, бер РСМ-2375 егәрле тракторының майларын алмаштыру 100 мең сумнарга төшкән. Техникаларны тыштан яңарту өчен буяуларны да  кызганмаганнар. Монда, ни дисәң дә, техника бар инде! Көч-куәт күренеп тора. Бер рәткә тезелгән тракторлар, автомашиналар “армиясе” элеккеге еллардагы зур оешмалардагы сыман.

-Тракторларның тормозларын, руль идарәләрен, яктырткыч приборларын, механизаторларның документларын тикшердек. Дәгъва юк, Кытайда эшләнгән ике тракторның дәүләт номерларын гына арткы якка күчереп куясы, заводта шулай ясаганнар, андагыча аның урыны алда булса да, бездә закон буенча, номерны тракторның арткы өлешенә беркетү таләп ителә, шул гына, - ди Гостехнадзорның райондагы баш дәүләт инспекторы Илнур Сәлахов.

Чирмешәнагролылар тракторларын язгы кыр эшләренә шушы рәвешле беренче булып әзерләп куйдылар, тикшерттеләр, “корыч атларны” хет бүген кырга чыгарып җибәр. Механизаторлары җитәрлек.  Александр Беззубовның әлеге хуҗалыктагы стажы 11 ел.  Инде икенче ел сигез көпчәкле РСМ-2375 егәрле торакторын, иярли.

-Ул яңа әле, вак-төякләрен карап чыктым, майларны алмаштырдым. Ә менә чәчкеч комплексы картрак, аны көздән нык ремонтларга, күп частьләрен алмаштырырга туры килде. Шулай итмичә дә булмый, алдан карап куйсаң, кырда ватылмыйча, курыкмыйча эшлисең. Без әзер, команда гына көтәбез, - ди тәҗрибәле, уңган тракторчы.

 

-Үткән ел белән чагыштырганда, кыр эшләре ике атнага соңга кала, бу көннәрне былтыр уҗымнарны ашлый идек инде, - ди ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте директоры Илшат Гозәров. –Яз ничек килер, алдан әйтеп булмый. Быел кар күп, иң мөһиме - менә шул кар сулары акрынрак эреп, җиргә сеңеп калсын иде:  ташу булып агып китсә - начар, көздән  яңгырлар да булмады, җир коры калды.

Быел язга “ЧИРМЕШӘНАГРО” кырларына  2500 гектарда бөртеклеләр, 800 гектарда көнбагыш, 423 гектарда рапс чәчмәкчеләр – былтыргы чама. Әлеге эшләрне башкарып чыгу өчен барлыгы 50гә якын кеше җәлеп ителә. Елдагыча, ашату-эчертү оештырылачак, техника төзәтүчеләрне инде кыштан ук  кайнар ашлар белән сыйлыйлар. Орлык, ашлама, эшне башлап җибәрергә ягулык  бар, диләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Радик Назыйров әйтүенчә, район  хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә барлыгы  241 трактор чыгачак. Аларның һәм тагылма агрегатларның 90 проценты тирәсе әзер.

-Бу уңайдан “Тепсуркаев В.А.” крестьян-фермер хуҗалыгы (базалары Иске Котышта), “Әккәрәй”, “БИО-АГРО”, “Сөлчә” җәмгыятьләре мактаулы. Аларның да  техникалары язгы кыр эшләренә әзер, - ди Радик Равил улы.  

Апрель урталарына кадәр барлык эре хуҗалыкларда тракторларга техник карау үткәрүне төгәлләү бурычы куела. Аннан физик затлардагы тракторлар тикшерәләчәк.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X