Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районының “Сөлчә” җәмгыятендә печән һәм сенаж да әзерлиләр

“Сөлчә” җәмгыятендә 1000 тонна сыйдырышлы бер баз сенаж белән тула да.

Яңа Элмәле фермасы янында печән төргәкләре дә шактый.

-Масса яхшы, чабасы, җыясы күпьеллык үләннәр байтак, - ди җәмгыять җитәкчесе Хәмзә Хаматов. –Тиздән берьеллык үләннәр дә өлгерер. Иске Элмәледә дә фермага кыш чыгарлык запас тупланачак.

Валерий Симухин үзеннән чүт кенә яшьрәк, илле ел чамасы йөргән ЗИЛ машинасында кырдан базга сенаж ташый. Кичә 7 рейс ясаган, бүген беренче олавын бушата.

-Техника көйле эшли, - ди ул. –Хезмәтебезгә ай саен түләп торалар.

Тәлгать Нуретдинов исә азык комбайнында. Шактый калын люцерна теземнәрен акрын гына ваклый, катырак барсаң, тыгылырга мөмкин.

-Иртүк киләм, - ди уңган механизатор. –Көненә ике тапкыр ашаталар, эшләгәнгә алабыз. Мин монда инде икенче ел.

Владимир Гурьянов базга кайтарылган яшел азыкны таптатып, тыгызлап тора. Туктап ял итәргә дә вакыты юк.

840 баш мал асралучы “Сөлчә”дә ферма биналарын кышка әзерләү турында да онытмыйлар, бүген бер бригада корпусларны дезинфекцияли, агарта да. Ындыр табагын яңа ашлык кабул итүгә әзерлиләр. 200 гектар чамасы мәйдан биләүче, көзен уҗым бодае чәчеләчәк чиста пар җирендә дә тәртип, аны инде икенче кат эшкәртәләр.

Район буенча алганда 3000 тонна печән (планга карата 70 процент), 1500 тонна (8 процент) сенаж әзерләнгән.

Печән запаслары “ЧИРМЕШӘНАГРО” (350 тонна), “Гатин Д.М.” (270), “Сөлчә” (250), “Ильхан” (220) хуҗалыкларында шактый. Сенаж салуда “Сөлчә” (1000 тонна), “Макаров Г.Ф.” (280 тонна) хуҗалыклары өлгер эшлиләр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев