Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районының Күтәмә авылында да мини-ферма була

Күтәмә авылында яшәүче Ольга һәм Владимир Губеровларның мөгезле эре терлекләре генә дә ун баш, шул исәптән өчесе – савым сыеры. Киләчәктә “сөтлебикәләр” санын арттырырга ниятлиләр.

Хәзер инде Губеровларның терлек өчен иркен урыннары да бар. Район ярдәме белән кайтарылган төзелеш материалларыннан: блоклардан, цементтан, агач материалларыннан сарай күтәртеп куйганнар. Алар мини-фермалар үстерү буенча программага да кергәннәр, документларын тапшырганнар, хәзер инде субсидия кайтканын көтәләр.

-Бу көннәрдә ике сыер савабыз, берсе бозауларга тиеш, - ди гаилә башлыгы Владимир. – Бүген сыер асрау файдалы түгел, диләр. Моның белән бик килешеп  бетмим, чөнки хуҗалыгыңда сыер булу уңайлы инде. Сөтне “хөкүмәткә” дә сатабыз, авыл халкы да ала. Ай саен “тере” акча керә, узган айда сөт сатып 10 мең сум табыш алдык. Тапшырылган продукция өчен ай саен акчаны биреп баралар. Сыерларның бозаулары да була бит, аларны да сатабыз. Аннан соң үзең сауган сыерның сөте дә башка, кибетнеке белән чагыштырып булмый.

Губеровларның хуҗалыгы зур, эш тә күп, мөгезле эре терлектән кала, дуңгызлар, сарыклар асрыйлар.

-Ничек өлгерәсез?-дим әңгәмәдәшемә.

-Иртәрәк торасың, соңрак ятасың, йорт эшләрендә балалар да булыша, - ди Владимир.

 Сүз уңаеннан, аларның гаиләләре дә зур икән, балаларның дүртесе мәктәптә укый, төпчекләре  бакчага йөри.

Бу кадәр малга азык та күп кирәк, әнә, саламны да берничә төргәк алып кайтып йортка бушатканнар.

-Печән, фуражны сатып алабыз, ә саламны бушлай бирделәр. Менә монысын “Сөлчә” җәмгыятеннән алып кайттык, - ди Владимир Губеров.

Күтәмәдә көтү юк икән. Шәхси хуҗалыкта нибары 21 сыер исәпләнә, шуңа да халык малларны болынлыкта арканга бәйләп куя.

Губеровлар яңа өй дә төзиләр икән, монда байтак эш башкарганнар. Төзелеш башлаганда, күп балалы гаиләгә дәүләт ярдәме дә вәгъдә иткән булганнар, ләкин бер генә тапкыр бераз акча биргәннәр дә, башка хәбәр булмаган.

Районда сөтчелек юнәлешендә оештырылган 130 мини-фермада 753   баш сыер асрала. Ел башыннан мини-фермалар саны  - 27 гә, сыерлар саны 78 башка  арткан.

-Быел бу юнәлештә Чирмешән, Яңа Элмәле, Иске Кади, Иске Котыш, Кармыш, Күтәмә авыл җирлекләре яхшы эшләделәр. Аларда - 4 – 3, Лашман белән Түбән Кәминкәдә 2 әр кече ферма төзелде,  - ди район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов. –  . Башка торак пункталарда да терлекчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыклар бар. Бүгенгесе көнне районда бер Шешминка авылында гына бер генә мини-ферма юк. Республика бирелүче субсидия хисабыка кече ферма төзү отышлы. Моннан тыш район да төзелеш материаллары белән булыша. Әйтик, быел төзелгән 27 кече фермага район ярдәме  1 миллион 900 мең сум (агач материаллары, цемент, керамзит блоклар) тәшкил итә. Республика бюджетыннан районга 7 миллион 600 мең сум субсидия бирелде.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев