Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районының “Әккәрәй” җәмгыяте уракны төгәлләде дә

Бу җәмгыятьтә бөртеклеләр 3900 гектарда игелеп, алар уңышын җыеп та алдылар. Нәтиҗә дә яхшы – гектардан уртача 46,7 центнер, ә тулаем 18 мең 366 тонна бөртек суктырып алынган.

Биредә уҗым бодаен нык уңдырганнар, ул гектардан уртача 41,8 центнер уңыш белән сөендергән. Шуны истә тотып, быел да монда, җирне яхшы эшкәртеп, сыйфатлы орлык, ашлама кулланып, 700 гектарда уҗым бодае чәчеп өлгерделәр.

“БИО АГРО” комбайнчылары да  соңгы гектарларны иңли. Монда бөртеклеләр 15 мең 394 гектарда игелде.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” һәм “Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыятьләре дә уракны төгәлләделәр диярлек. Яхшы уңыш үстерделәр, берсендә гектар көче  - 46, икенчесендә 44 центнер.

Тулаем, район буенча, тагын 4 мең гектарда уңыш суктырасы калган, суктырылганы – 37 мең гектар.

11 мең 732 гектарда уҗым культуралары чәчелгән (былтыр бу вакытка 9 мең булган). “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Сөлчә”, “Ильхан”, “Кара Чишмә” җәмгыятьләре бу эшне планлаган кадәр, яки планга якын мәйданнарда башкардылар. “БИО АГРО” 5 мең 730 гектарда уҗым бодае чәчте.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев