Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районының "Ильхан" сөтчелек комплексында сыерларга санаторийда кебек

    Монда килеп кергәч үзеңне затлы бер кунакханәдәге кебек тоясың, гаҗәпкә каласың. Бар да чиста, ялт итеп тора. Югары Кәминкәдәге “Ильхан” сөтчелек комплексының саву залында, икенче аяк киеменнән, тапочкалардан гына йөриләр.

    Әле төшке савым тәмамланган гына. Сыерларны үзләренең “йортына”, ябык корпуска чыгарып, алларына кабат азык салганнар. Алар моннан чыкмый да иярлек, бераз һава сулатып кына кертәләр, көтүдә йөртмиләр. Сыерлар, урыннары да чип-чиста.

    Сыер савучылар идәннәрне, торбаларны, кыскасы, барын да юалар, аннары чүпрәк белән корылаталар. Бу эшне көненә өч тапкыр (!) башкарасы, сыерлар өч мәртәбә савыла икән. 2,5 сәгать савалар, 1 сәгать юалар.

    -Бүген икенче сменада эшлибез, - ди монда өч ел хезмәт куючы Гүзәл Кәбирова. -Бердә килдек, тугызда кайтабыз. Җидешәр көн шулай, аннары дүрт сыер савучы беренче сменада эшлибез. Әле беребез ялда.

    Комплекста кадрларга кытлык юк. Эшчеләргә ел саен махсус эш киеме бирелә. Туймәттән килеп эшләүчеләрне вахта йөртә.

    -Иртән дүртенче яртыда килү кыенрак инде, әмма хәзер мондый режимга да күнегелде. Миңа монда эшләүнең бер авырлыгы да юк. Ай саен уртача 20 мең сум акча түлиләр. Үзебезнең абзарда ике үгезебез бар. Ирем төрле эшләр башкара, ике бала үстерәбез, - ди Гүзәл.

    “Ильхан”да 359 сыер бар, бүген 346 сы савыла. Үгез бозаулар сатуга җибәрелсә, тана бозауларны (әлегә алар 209 баш) сыер итәргә тырышалар. Таналар, сыерлар ясалма юл белән генә каплатыла.

    Комплекста көнлек савым 5 тоннадан күбрәк. Аны килограммын 25 сумнан Казанга алып китәләр. Сыйфат өчен бу сумма күбәя дә.

    -Алларына яхшы, тәмле, сыйфатлы азык салсаң, сөт була ул, - ди, аны җитештерү процессы җитәкчесе дә дип буладыр, зоотехник Марина Җиһаншина. –Бүген силос, сенаж, печән, фураж да ашатабыз. Тыштагы яңгырлар күрсәткечләребезгә бернинди йогынты ясамый. Соңгы көннәрдә сөтнең бераз кимүе тәмләткечләр, витаминнар җитешмәүгә генә бәйле.

    Комплекста начар сыер асрап средство әрәм итмиләр. 56 нчы санлы, Питрәчтән кайтарылган нәселле бер сыер тәүлеккә 28 килограмм сөт бирә, диләр. Алабугадан монда “төпләнгән” сөтлебикә дә шул чама күрсәткечле. Андый продуктлылар беренче группада санала.

    Биредә сөтне чиләкләр белән ташып йөрү юк, ул сөтүткәргечләр буенча гына ага. Чиста, ансат, тиз.

    -Инде берничә ай яңа программа буенча эшкә өйрәнәбез. Компьютерга сыерларның бөтен мәгълүматларын кертәбез, әнисе, әнисенең әнисе турында да язарга туры килә. Бу өлкәдә барын да тиешенчә теркәсәк, “нәселле” статус алачакбыз, хәтта таналарыбызны нәселле буларак сатарга мөмкинлек туачак, - ди Марина Җиһаншина.

    Эш барышында төрле хәлләр буладыр, гел барысы да ал да гөл түгелдер, миңа барын да сөйләп бетермәгәннәрдер. Әмма комплекста җитештерү процессы билгеле бер җайга салынган, өзеклекләргә юл куймаска тырышалар.

    “Ильхан”да ел азагына кадәр савым сыерлары санын, ничек булыр, 1000 башка җиткерү күздә тотыла. Моның өчен иң элек тагын бер корпусны төзеп бетерергә кирәк, аның каркаслары бар да. Якын көннәрдә төзүчеләр килергә тиеш икән.

    Автор фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: