Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районының "Ильхан" җәмгыятенә Ульяновскидан да килеп эшлиләр

Аларга бөтен уңайлыклары булган өр-яңа аренда йортлары бирелә.

Без китәргә килмәдек. Наил Ибраһимов шулай ди, Керкәледә озакка төпләнергә тели.

Алар мондагы “Ильхан” җәмгыятенә Ульяновск өлкәсеннән килеп эшкә урнашканнар. Гаилә башлыгы КамАЗ йөртәчәк, бүген әлеге автомашинаның двигателен төзәтә. Әллә кая алып бармыйча, инженерлар белән, аны монда гына җыячаклар.

-Хуҗалык аренда йорты бирде, анда бөтен уңайлыклар бар, - ди Наил. – Киләчәктә абзар да бастырып, мал тотарга исәплибез. Хатыныма да эш табылды, ул сыерлар сава.

“Ильхан”га Чистай районыннан килеп тракторга утырган Юлдаш Ибраһимов та ышынычлы механизатор. Шушы араларда гына да 400 гектар чамасы берьеллык үләннәрне берүзе чабып өлгергән. Ул да аренда торагында яши, хатынына шулай ук эш бар.

-Кайбер белгечләрне санамаганда, эшчеләребез җитә, - ди инженер Илдар Хәнәфиев. – Хезмәт хакы вакытында түләнә. Бездә әллә кайлардан килеп эшлиләр.

 

-Бөтен кыр минеке, - дип елмая тәҗрибәле механизатор, лизинка алынган, инде дүртенче ел файдаланылучы К 744 – “Кировец” йөртүче Илсур Билалов. – Җирне үзем эшкәртәм, үзем чәчәм дә. “Амазонка” маркалы немец комплексы – чәчкеч бик ышанычлы, кайбер көннәрдә 80шәр гектарны үтәм. Рәхмәт, ел буена хак түлиләр, кышын да эш табылып тора.

Илсур бу көннәрдә чиста пар җирләрен эшкәртә. 550 гектарны бер кат узган булган, инде 400ләп гектарны икенче тапкыр эшкәрткән.

Туймәттән килеп эшләүче Алмаз Кәримов караучы бозаулар чиста, тамаклары тук. Яшь булса да, бик җаваплы, уңган эшче, диделәр.

Менә шундый һәм башка уңганнар булганда, “Ильхан”ның терлекчелектәге күрсәткечләре дә яхшырыр гына. Хәер, бу тармакта шулай ук мактанырлыклары бар. Әлеге җәмгыять районда иң күбе – көн саен уртача 9 тонна чамасы сөт җитештерә. 640 баш мал асрыйлар.

Монда сыерларны көтүгә йөртмиләр, алларына яшел азык та бирмиләр. Урамдагы кардада куелган улакларга былтыр әзерләгән сенаж, силос салалар, корпусларга да хуш исле, сыйфатлы азыкны тракторлар белән генә кертәләр.

Тиресне насослар махсус урынга куа.

“Ильхан”да савым сыерлары санын 1000 башка җиткермәкчеләр. 500 баш сыерга тагын бер корпус төзелә. Стеналары, түбәсе бар да. Эчке якта да байтак төзү-монтаж эшләре башкарылган. 500 башка бозаулар өчен аерым корпус өлгертмәкчеләр, быел аның да каркасларын җыеп куйганнар. Билгеле, төзелеш алып бару кыен, финанс ресурслары кысанрак, алай да эшне туктатмыйлар, материаллар кайтарталар. Аның бит әле вак – төяге дә бар. Әйтик, мөмкинлек табып, кардада су эчергечләр ясап куйганнар, яшь бозаулар асралучы урынны зурайтканнар.

“Ильхан” кырларында яхшы уңыш формалашып килә. Вакытында химик препаратлар кулланып эшкәртелгән участокларга зур өмет баглыйлар. Кукуруз алыннарында да чүп үләннәренә иркен үсәргә ирек бирмиләр. Дөрес, уракта ансат булмас, комбайннары берәү генә җәмгыятьтә, бөртек киптерү дә проблемалы.

Һава торышы көйле булса, уңышны ничек тә коры килеш җыярга тырышачакбыз, диләр, мал азыгын да җитәрлек әзерләргә өметләнәләр. Биредә бит мал да бар, мал күп тә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев