Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районындагы “БИО АГРО” җәмгыяте көненә меңәр гектарда чәчү үткәрә

Бу җәмгыятьтә 13 мең гектарда сабанашлык культуралары чәчелде дә, кайбер көннәрдә меңәр гектарда чәчеп өлгерделәр. Монда нибары 3 меңләп гектарда гына чәчәсе калды.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” һәм “Сөлчә” җәмгыятьләрендә орлыклар планлаган мәйданнарда җир куенында. Крестьян-фермер хуҗалыкларында, аз-азлап булса да, бодай, көнбагыш чәчәсе бар.

Тулаем район хуҗалыкларында 33 меңгә якын мәйданда чәчкечләр узды, тагын 10 меңләп гектарда чәчәсе калды.

Кайбер хуҗалыкларда (“ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Ильхан”, “БИО АГРО”) чүп үләннәренә, корткычларга каршы химикатлар сиптерүгә керештеләр).

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев