Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында язгы кыр эшләренә старт бирелде

“БИО АГРО” җәмгыяте агрегатлары районда беренче булып кырга чыктылар.

Әлеге хуҗалыкта язгы кыр эшләрен уҗым бодае участокларыннан башладылар.203 гектар мәйданда минераль ашламалар - аммиак селитрасы керткәннәр. Биредә бу культура тулаем 6610 гектарда чәчелгән.

- Язын 17 мең гектар чамасы мәйданда чәчү үткәрергә планлаштырабыз, - ди җәмгыятьнең райондагы идарәчесе Руслан Хәлиуллин. - Орлык, ягулык ягыннан проблемалар юк. 2000 тонна минераль ашлама кайтарылды, ул әле тагын 500 тоннага күбәячәк. Механизаторлар, белгечләр дә бар.

Районда тулаем 2622 гектарда күпьеллык үләннәрне, 12 мең 338 гектарда уҗым культураларын минераль ашламалар белән тукландырырга. Көздән сөрелгән 54 мең 272 гектарда дым каплатасы була. Барлык чәчүлек мәйданнар 60 мең гектар чамасы.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев