Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында уҗым культураларын ашладылар

“БИО АГРО” җәмгыятендә 1300 гектарда арпа да чәчеп өлгерделәр.

 Биредә уҗым культуралары тулысынча тукландырылды. Көздән сөрелгән җирләрне тырмалау темпы да көннән-көн көчәя бара, 11 мең гектарга якын мәйданда (тиешленең 61 проценты) дым каплатылган. “Кара Чишмә”дә бодай чәчәләр.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” 1100 гектарда уҗым культураларын минераль ашламалар белән тукландыруны күптән төгәлләде. Әлеге хуҗалыкта тиешленең 95 процент өлешендә тырмалау агрегатлары эшләгән. 500 гектарда арпа чәчеп куйдылар.

“Сөлчә”дә 660 гектарда күпьеллык үләннәрне, 500 гектарда уҗым культураларын ашладылар.

Тулаем район буенча 1416 гектарда – күпьеллык үләннәр (37 процент), 11 мең 400 гектарда уҗымнар (84 процент) минераль сый алган, тиешленең 44 проценты күләмендә, ягъни 24 мең гектар җирдә дым каплатылган, 2200 гектарда орлыклар җиргә күмдерелгән (5 процент), язгы культуралар 44 мең 272 гектарда чәчелергә тиеш.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев