Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында уҗым культуралары мәйданнарын күбәйтмәкчеләр

Быел уҗым бодае югары – гектардан уртача 42 центнер уңыш белән сөендерә. Аны 6849 гектардан, ягъни барлык мәйданның 56 процент өлешеннән суктырып алдылар.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” уҗым бодае уңышы – 52, “Тепсуркаев В.Ә.” 51 центнер ук.

-Уҗым культураларын мөмкин кадәр күбрәк чәчәргә кирәк. Бердән, ул уңыш ягыннан да үзен аклый, саламга да аптырамыйсың, икенчедән, язын ансатрак була. Әнә быел сабан бодае әлләни яхшы түгел, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

Тулаем алганда, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район хуҗалыкларында бөртеклеләр тиешленең 25 процент өлешеннән, 10 мең 321 гектардан суктырып алынган. Кичә комбайннар 1412 гектарда эшләде.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” инде 38 процент мәйданнан уңыш җыйды. “БИО АГРО” җәмгыятендә бу күрсәткеч 28 процент.

-Уҗым культуралары чәчәргә дә вакыт җитте, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин. –Быел уҗым бодае 10 мең гектарда чиста пар җирендә урын алачак. Калган участокларны да тиз эшкәртеп, оптималь срокларда чәчеп куярга кирәк. Шунысы гына начар, бүген туфрак коры, дым юк. Әмма яңгырлар яумый тормас.

Җирләрне туңга сөрү турында да онытмаска кирәк. “ЧИРМЕШӘНАГРО” һәм “БИО АГРО” бу эшне күптән башладылар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X