Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында уҗым культуралары чәчүне тизләтергә кирәк

Әлегә “Сөлчә” җәмгыятендә генә чәчкечләр кырга чыкты. Монда 145 гектарда, ягъни планлаганның 28 процент өлешендә уҗым бодае чәчтеләр.

Районның башка хуҗалыкларында, кызганыч, бу эшкә керешмәгәннәр.

-Бернигә карамастан, тизрәк чәчәргә кирәк, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. -Сентябрьдә инде соңга калабыз. Көзен яңгырлар барыбер явар ул, шуңа күрә соңга калмыйсы иде.

Тулаем, район буенча, быел 13 мең 570 гектарда уҗым бодае һәм арыш чәчү күздә тотыла.

Урак дәвам итә. Тиешленең 68 процент өлешеннән, ягъни 30 мең 201 гектардан бөртек суктырылган. Бер гектардан уртача 10,7 центнер уңыш чыга. “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә нибары 200 гектарда бодай гына суктырасы калган, ягъни ике көнлек эш. “Тепсуркаев В.Ә.”, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”, “БИО АГРО”, “Сөлчә” хуҗалыкларында да урак азагына якынлаша.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев