Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында уҗым бодае чәчәләр

“БИО АГРО”да 290 гектарда уҗым бодае чәчтеләр дә. Бу сан көнгә уртача 180-200 гектарга арта.

Әлеге җәмгыятьтә бу культураны 8 мең гектарда ук чәчмәкчеләр.

“Сөлчә”, “Күтәмә АГРОфирмасы” җәмгыятьләрендә дә чәчү темпын тизләтергә тырышалар. Тулаем бу эшне ашыктыру мөһим, әлегә, район буенча, 525 гектарда гына чәчкечләр узган (планлаганның 3 проценты). Кирәк кадәр җир дә әзерлисе бар.

Узган бер көндә 1185 гектарда комбайннар эшләгән, ә барысы 16 мең 882 гектарда (барлык мәйданның 40 проценты) комбайннар узган. Һәр гектардан уртача 35,8 центнер уңыш чыга. Бу саннар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды.

“ЧИРМЕШӘНАГРО”, “БИО АГРО” җәмгыятьләрендә тиешленең яртысыннан күбрәгеннән бөртек суктырып алынган, “Фәтхетдинов И.И.”, “Севастьянов С.А.”, “Фәхретдинов Й.М.” крестьян-фермер хуҗалыкларында да байтак мәйданнар иңләнгән.

5138 гектар җир туңга сөрелгән (планлаганның 10 проценты). Бу эштә “ЧИРМЕШӘНАГРО” һәм “БИО АГРО” өлгеррәкләр.

фото: Рәдиф Гайнуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев