Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында уҗым бодае быел да уңды

“БИО АГРО” җәмгыятендә уҗым бодаеннан, гектардан уртача 40 центнер уңыш җыялар. Монда бу культура 6610 гектар мәйдан били.

Әлеге җәмгыятьтә комбайннар 1260 гектардан бөртек суктырган, хәзер кырда 16 комбайн эшли. Соңгы көннәрдә 500әр гектарны буйсындыралар, темпны көчәйтә баралар.

-Бүген Казанка һәм Мордва Афонькәсе ягындагы участокларда эшлибез, - ди җәмгыять идарәчесе Руслан Хәлиуллин. –Ягулык та, техника да бар.

Мордва Афонькәсе тирәсендә иртүк дүрт комбайн уҗым бодае суктыруга керешкәннәр. Тигез, чиста, тәрбия күргән кыр. Баганалар да, “качалка”лар да юк монда, рәхәтләнеп йөри торган. Бөртек өлгергән, тешеңне сындырырлык.

-Кичә 14 бункер, 100 тонна чамасы бодай суктырдым, - ди комбайнчы Рәмзил Гарифуллин. –Уңыш былтыргыдан да яхшы. Участокларда үзем дә чәчкән идем. Эшебезне бәяли беләләр, былтыр урак чорында гына да 200 мең сумнан күбрәк акча түләделәр.

Нияз Беляев та ипле эшли. Аның да комбайны Рәмзилнеке кебек – ACROS 585 маркалы. Өр-яңа диярлек. Кондиционеры, суыткычы да бар, кабинасына тузан керми.

Алар суктырган бөртекне бик тиз алып китәләр. Әнә Мордва Афонькәсе ягындагы участокта гына да кимендә 30 тонна йөк сыйдырышлы егермегә якын зур йөк автомашиналары килеп туктаган, әлегә бөртекне Нурлатка ташыйлар, диделәр.

Тулаем алганда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 1700 гектарда комбайннар эшләгән, ягъни тиешленең 4 процентында. Күпчелек уракка керешмәгән хәлдә, чөнки бөртек кипкәнен, өлгергәнен көтәләр. Аннан соң бөртекне киптерү дә проблемалы, андый агрегатлар районда берничә генә.

-Хуҗалыкларның хәлен дә аңлап була, әмма комбайннарны уракка чыгара башларга, техниканы зур эшкә әзер тотарга кирәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин.

 

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X