Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында уракка яңгырлар комачаулый

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бөртеклеләрнең 13 процентыннан, 5598 гектардан уңыш суктырып алынган. Гектар көче 39,8 центнер.

Быел уҗым бодае нык уңды. Әлегә ул гектардан уртача 41,7 центнер уңыш бирә.

Уракта “ЧИРМЕШӘНАГРО” алда. Монда бөртеклеләрне тиешледән 30 процент мәйданнан, 830 гектардан суктырып өлгергәннәр, уңыш 46,3  центнер (гектардан). “БИО АГРО” комбайннары 3470 гектарда (23 процент) эшләгән.

Кызганыч, соңгы көннәрдә урак тукталып тора, эшкә яңгырлар комачаулый башлады.

Сүз уңаеннан. Былтыр бу вакытка бөртеклеләр барлык мәйданнарның 2 процент өлешеннән, 535 гектардан суктырылган булган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев