Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында төп көчне җир эшкәртүгә җәлеп итәләр

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең күбесе әлегә уҗым чәчүне туктатты. Бүгенге көнгә уҗым бодае һәм арыш 12 мең 539 гектарда чәчелгән.

“БИО АГРО” районда уҗым бодаен иң күп - 6 мең гектарда чәчте, “ЧИРМЕШӘНАГРО” - 1100, “Ильхан” – 800, “Әккәрәй” – 773, “Тепсуркаев В.Ә.” – 700 гектарда.

18 мең гектар җир эшкәртелгән, ягъни тиешле мәйданнарның 36 проценты.

Бу агротехник чара “ЧИРМЕШӘНАГРО”да югары темпларда бара, 3200 гектар җир, тиешленең 82 проценты, сабан күргән дә. Башкалар белән чагыштырганда, “БИО АГРО”ның күрсәткечләре дә яхшырак.

Бөртеклеләр уңышын җыю төгәлләнеп килә, берничә хуҗалыкны санамаганда, комбайннарга нибары бер-ике көнлек эш, 2 мең гектарда бөртек суктырасы калды.

Дөрес, кайбер хуҗалыкларда тулаем 7 мең гектарлап мәйданнан көнбагыш җыеп аласы бар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев