Чирмешән районында тагын 5 мең гектарда чәчү үткәрәсе калды
Чәчкечләргә, нигездә, “Күтәмә АГРОфирмасы“, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ“, “Тепсуркаев В.Ә.“ җәмгыятьләрендә берничә көнлек эш бар.
Тиешленең 90 процентка якын өлешендә, 40 меңләп гектарда арпа, бодай, солы, көнбагыш, рапс, борчак, кукуруз, берьеллык үләннәр чәчелде.
“ЧИРМЕШӘНАГРО“, “БИО АГРО“, “Әккәрәй“ җәмгыятьләрендә чәчүлекләрне тәрбиялиләр: чүп үләннәренә, корткычларга каршы препаратлар сиптерәләр, бөртекле культураларны тукландыралар. “ЧИРМЕШӘНАРГО“да бөртеклеләр участокларын тырмалау турында да онытмадылар.
Кызганыч, җирдә дым аз, яңгырлар кирәк.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев