Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында сыер асраучыларга 6 миллион сумга якын субсидия акчасы бирелгән

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларның чыгымнарын өлешчә каплау максатында савым сыеры асраучыларга быел да субсидия бирелгән.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе аша 1889 сыер өчен 5 миллион 980 мең сум акча күчерелгән. Бер сыер асраучылар – ике мең,  ике сыерлылар – өчәр мең, өч сыер тотучылар дүртәр мең сум акча алдылар.   Бер яшьтән зуррак  ана кәҗә асраучыларга да ярдәм булачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгын үстерүгә зур игътибар бирә, бу максатларда төрле программалар эшли.

-30 тәүлеккә кадәрге кошлар алучы 33 шәхси хуҗалыкка да субсидия бирелде, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина. - Быел чирмешәнлеләр, үстерү өчен, 1981 баш каз, 535 баш үрдәк бәпкәсе, 500 баш бройлер чебие алдылар.

Сөтчелек юнәлешендә мини-ферма төзүче шәхси ярдәмче хуҗалыкларга да субсидия булачак, чыгымнары өлешчә капланачак. Быел районда мини-фермалар саны 16га арткан. Озакламый тугыз хуҗалыкка - 120шәр мең, җиде хуҗалыкка 200әр мең сум субсидия акчасы күчерелә. 120 мең сум ярдәм алучылар савым сыерларының санын икедән-бишкә, 200 мең сум алучылар өчтән-сигезгә җиткерергә тиешләр. Программаның шарты шундый. Быел Иске Үтәмеш һәм Иске Кади авыл җирлекләрендә – өчәр, Югары Кәминкә, Иске Котыш, Лашман авыл җирлекләрендә – икешәр, Түбән Кәминкә, Чирмешән, Кармыш, Мордва Афонькәсе авыл җирлекләрендә берәр мини-ферма төзелгән.

Марат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев