Чирмешән районында сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга быел да субсидия акчасы биреләчәк
Шәхси хуҗалыкларда савым сыерлары асраган кешеләргә бер тапкыр бирелә торган субсидия быел да тапшырылачак.
Бер сыер тотучыга – 2 мең, ике сыер асраучыга – 3 мең, өч һәм аннан да күбрәк мал тотучыга 4 мең сум күләмендә акча бирмәкчеләр. Бу көннәрдә авыл Советы җирлекләрендә исемлекләр ясала. Сыерлар өчен субсидияне март аенда түләргә ышандыралар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2019 елның 1 гыйнварына райондагы шәхси хуҗалыкларда 1882 баш савым сыеры һәм 965 баш савым кәҗәсе исәпләнә. Үткән елда 1889 баш сыерга 5 миллион 980 мең сум субсидия бирелгән. Ә 882 кәҗә хуҗасы дәүләттән 441 мең сум ярдәм алган.
Фото архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев