Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында пайчылар белән исәп-хисап ясалып бетмәгән әле

Районда, гомумән алганда, пай җирләре 42 мең 664 гектар тәшкил итә. Бүген әле берничә хуҗалык кына әлеге җирләр өчен халык белән тулысынча исәп -хисап ясаган. Бу эшне төгәлләр өчен хуҗалыкларга 31 декабрьгә кадәр вакыт бирелгән, пай җирләренең гектарына кимендә 500 сум һәм, билгеле, салымнар да түләнергә тиеш.

Авыл җирлекләрендә пай җирлекләре өчен түләү ничек оештырылган икән?

Илдар Фәтхетдинов, Кармыш авыл җирлеге башлыгы: - Безнең авылда пай җирләре сигез крестьян-фермер хуҗалыгына арендага  бирелгән. Бүген кемдер пай җирләре өчен түли башлады, кемдер салым өлешен генә каплады, әле бөтенләй дә түләмәүчеләр бар. Ләкин әлеге проблема якын арада  уңай хәл ителер дип өметләнәбез.

Гөлфәния Гайнанова, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы: - “БИО АГРО” җәмгыяте пай өчен 2018 нче ел өчен авыл халкы белән тулысынча исәп-хисап ясады, бер гектарга  уртача 500 сумнан акчалата таратты. Кайберәүләр бөртекләтә алдылар. Быелгысы өчен әле түләмәделәр, әмма якын арада бу эшне башлыйбыз дип ышындырдылар. Сүз уңаеннан, авылда 409 гектар пай җирләре бар.

Рамил Гатауллин, Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы:- Безнең авылларда: Яңа һәм Иске Элмәледә  пай җирләре өчен түләү мәсьәләсендә проблема булганы юк, ел саен “Сөлчә” җәмгыяте  җыеп алган уңыштан халыкка да өлеш чыгара. Быел бер пайга 2 центнер бодай бирделәр. Бөртеге дә бик яхшы, чистартылган, кипкән. Кирәксенүчеләр печән дә ала алдылар, ә саламны бездә бушлай бирәләр. Салымнарны халык түли, ул яктан да аңлашмаучанлык юк.

Рәфхать Фәттахов, Лашман авыл җирлеге башлыгы: – 2017 нче ел өчен пай җирләренә исәп-хисап ясамадылар. Эш судта да каралды, хәзер кәгазьләр суд приставларында, нәтиҗәсен көтәбез. Узган елны пай җирләрен “БИО АГРО” җәмгыяте эшкәртте, алар 1 гектарга 500 сум исәбеннән түләделәр. Быел шушы җәмгыять җитәкчелеге белән сөйләштек, ноябрь азагында – декабрь башында исап- хисап ясыйбыз, диделәр. Халыкка пай җирләре өчен салым түләргә кәгазьләр тараттылар. Кайберәүләр аларны түләде, башкалар инвесторларның сүзен көтә.

Самат Шәмсетдинов, Ульяновка авыл җирлеге башлыгы: - Халыкның пай  җирләре  “Әккәрәй” җәмгыятендә һәм берничә крестьян-фермер хуҗалыгында. Әлегә кадәр алар ел саен халыктан алган җирләр өчен бөртек  бирделәр, быел да бодай тарата башладылар.

Башкаларда пай өчен түләделерме?

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев