Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында пар җирләрен эшкәртәләр

“ЧИРМЕШӘНАГРО” һәм “Күтәмә АГРОфирмасы” җәмгыятьләрендә чиста пар җирләрен тулысынча эшкәртеп куйганнар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу эшне “БИО АГРО”, “Серендеев Н.И.” хуҗалыкларында да озакка сузмаска тырышалар. Эшкәртәсе пар җирләре “Әккәрәй”, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятьләрендә байтак, әле, 680-500 гектар ук. Район буенча алганда, хуҗалыкларда эшкәртәсе чиста пар җирләре 6265 гектар санала (былтыр 12 мең 595 булган), шуның 1310 гектарында агрегатлар эшләгән.

Районда, берничә хуҗалыкта берничә йөз гектарны санамаганда, язгы чәчү төгәлләнде дип була. Хәзер кайбер җәмгыятьләрдә чәчүлекләрне тәрбиялиләр: чүп үләннәренә, корткыч бөҗәкләргә каршы химик средстволар сиптерәләр.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев