Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында көздән эшкәртелергә тиешле мәйданнарның әле яртысы гына каралтылган

Соңга калып чәчелгән көзге бөртеклеләр орлыклары чыга алмыйча җирдә ята. Әле дым булган очракта да, аларга шытып, уҗымнарга ныгып калырга вакыт таләп ителә, шуның өчен яңгыр кирәк, яңгыр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре шулай ди.

Бөртеклеләр чәчүне районда 12500 гектарда ниятләгән булсалар, әлеге план арттырып үтәлгән: 14 мең чиген уздык. “Тепсуркаев В.А.” җәмгыятендә, “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “БИО АГРО” хуҗалыкларында планлаганнан күбрәк чәчә алдылар. 

Көздән эшкәртелергә, сөрелергә тиешле 54189 гектар мәйданнарның яртысыннан сабан узган. Тик бу эш соңга кала. Бүгенге кебек, көненә уртача 940 гектар мәйдан буйсындырылган очракта да, әлеге мәшәкатьләр берәр айга сузылырга мөмкин. Көнлек эшкәртү күләмен мең ярым гектарга җиткерү зарур. “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә, “Күтәмә АГРОфирмасы”нда җирләрне соңгы гектарларда сукалыйлар. “БИО АГРО”да, “Әккәрәй” җәмгыятендә бу эшнең яртысы беткән. Ә менә “Моляков В. А.” , “Кара Чишмә” хуҗалыкларында каралтасы кырлар байтак әле.

-Җир эшкәртүдә соңарган, температура түбән төшкән саен, туфракта уңдырышлылыкка йогынты ясаучы микроорганизмнар эшләвеннән туктый башлый. Алар эшләсен өчен, туфракта 2-3 градус җылылык булырга тиеш. Ә көннәр гел болай тормас, бигрәк тә төннәрен салкынайта, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Гатауллин.

Уракка килгәндә, районда аны җиңеп чыктык дисәк тә була. Бу эш тиешле мәйданнарның 98 процент өлешендә башкарылды. Калган, әлегә уңышы җыеп алынмаган 696 гектар басу мәйданнарының яртысы – “Кара Чишмә” җәмгыяте өлеше. ”Моляков В.А.”, “Серендеев Н.И.” крестьян-фермер хуҗалыкларында да бераз эш калган.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев