Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында кече-ферма төзегән 14 гаилә 3 миллион 800 мең сум ярдәм алган

Районда 1715 савым сыерына 6 миллион 294 мең 500 сум субсидия бирелде. 712 савым кәҗәсе асраучы чирмешәнлеләрнең дә исәп-хисап счетына 356 мең сум акча күчерелгән.

-Субсидия ветеринар тикшерү узган малларга гына каралган. Шуның өчен бу ярдәм барлык сыер хуҗаларына да бирелмәде, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина.

Бер сыер асраучыга – 2300, ике сыерга – 3300әр сум, өч һәм аннан күбрәк сөтлебикә тотучыларга бер баш малга 4300әр сум субсидия бирелгән. Ә кәҗәләргә бер баш өчен 500 сум ярдәм алганнар.

Үткән ел һәм быел кече-ферма төзеп савым сыерларының баш санын арттырган 14 гаилә барлыгы 3 миллион 800 мең сум күләмендә субсидия алганнар.

Биш ел дәвамында сыерлар санын 5 баштан киметмәү шарты белән кече-ферма төзегән 9 хуҗалык 200әр мең сум ярдәмгә сөенгән. 400әр мең сум субсидия алган тагын 5 хуҗалык мал санын 8 баштан киметмәскә тиеш була.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев