Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында җитештерелгән табигый ашлама күрше районнарга да китә

Райондагы известь карьеры быелгы сезонны апрель ахырында башлап җибәргән. Бу хакта "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясенә "Чирмешәнагрохим" җәмгыяте директоры Илшат Гозәеров хәбәр итте.

Майда 16 мең тонна известь оны җитештергәннәр, үткән ел сезонның беренче аенда да 13 мең тонна чимал әзерләгән булганнар.

-Июнь аенда 21 мең тонна известь оны җитештерү бурычы куйдык, - ди  Илшат Гозәеров. - Түбән Чегодай авылы янындагы карьерда һәр көнне сигез кеше эшли. Әче туфраклы җирләрне эшкәртү өчен кулланылучы бу чималны алырга килгән машиналар озак тоткарланмый, аларны тиз төяп җибәрәбез.

Линиядә сменага 600-700 тонна чимал чыга, көн саен чама белән 300-500 тоннасын алып китәләр. Башка еллардагы кебек, җәмгыять быел да Нурлат, Әлмәт, Аксубай, Чирмешән районнарын табигый ашлама-известь оны белән тәэмин итә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев