Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районында былтыр кош-корт алуга 192 мең субсидия бирелгән

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, үткән ел  каз, үрдәк бәпкәләре, күркә һәм бройлер чебешләре сатып алган шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, чыгымнарын өлешчә каплау өчен,  192 мең сум субсидия бирелгән.

    Реклама

    Әлеге дәүләт ярдәменә якташларыбыз 1491  каз бәпкәсе, 542  чебеш, 320  үрдәк, 50 күркә сатып алганнар. 2018 елда кошларны күбрәк сатып алганнар, бу максатларга 250 мең 835 сум акча бирелгән булган.

    фото: архив

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: