Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында бөртеклеләр урагында 82 комбайн катнашачак

"Бөтен ышыныч сездә!". Районда үткән комбайнчылар слетында район башлыгы уракта катнашачак механизаторларга шулай диде, аларга сәламәтлек теләде.

“Сөлчә” җәмгыяте  базасында  оештырылган бу семинар-киңәшмәдә  әүвәл  бөртек һәм азык  җыю комбайннарын тикшереп бәяләделәр.

-Бу көчне, куәтле  техниканы  каравы да рәхәт, - диде  Фердинат Дәүләтшин. -Әмма  роботлар да  кешесез эшли алмый, уңыш язмышы, район, ил язмышы сезнең  кулда, хөрмәтле  комбайнчылар. Бөртек бар икән, ит тә, сөт тә була. Яхшы һава торышы урнашып, үстерелгәнне вакытында, сыйфатлы  җыярга язсын, өстәлләребездә  икмәк гел түрдә торсын. Рәхмәт сезгә. Җитәкчеләргә һәм белгечләргә дә саулык телим.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин  да урак алдыннан теләкләрен ирештерде.

-Соңгы елларда районыбызда үсемлекчелек тармагында уңай үзгәрешләр  күзәтелә: иген уңышы, тулаем җыем күләме сизелерлек артты.  Көчле инвесторлар  килде, республика  нык һәм конкрет булыша. Быел да  яхшы уңыш өлгереп килә. Бу бит әле игенчеләргә, аеруча механизаторларга,  югары хезмәт  хакы эшләү  мөмкинлеге дә. Һәр тәүлеккә, аяз вакытта,  тулаем мәйданнарның 5-6 проценты  күләмендә  бөртек суктырып алу бурычы куябыз.

Кызганыч, элеккеге елларда  бөртек ташуга  транспорт җитешмәү,  ток хуҗалыгы әзер булмау, ягулык салуда тоткарлыклар, эшчеләрне ашату-эчертү  тиешле  дәрәҗәдә оештырылмау аркасында  эштә өзеклекләр булгалады.  Быел андый хәлләргә юл куймыйсы иде.

Махсус комиссия слет уңаеннан  монда  китерелгән  күмәк хуҗалыклар  техникасына  бәяләде. Барын да тикшерделәр: механизмнарны  кабызып, эшләтеп карадылар, хәтта сигнал бирү, яктырту приборларын да кабыздылар. Саклану чаралары  бармы-юкмы икәнен дә белештеләр. Шуннан соң “парадта”  “ЧИРМЕШӘНАГРО” техникасына  максималь  мөмкин 60 тан 58 балл куелды. “Әккәрәй”  җәмгыяте – икенче, “Тепсуркаев В.Ә” – өченче урында.

“БИО АГРО” комбайннары, билгеле, иң югары бәягә лаек. Әлеге җәмгыять  монда  конкурстан тыш катнашты.  13 комбайн  алып килгәннәр. Елкылдап торалар, яңалар.

-Уракта 17 комбайн  катнашачак, - ди җәмгыять  агрономы Шамил Гасыров. –Ике өр-яңасы менә-менә  кайтып җитәргә тиеш. Барысының да  комбайнчылары бар.

Көнбагышны  да санап, “БИО АГРО” да  быелгы уракта  22 мең гектардан, ә районда  42 мең гектардан  бөртек  суктырасы. Районда комбайннар саны - 82, ягъни  бер комбайнга  уртача 500 гектар мәйдан туры килә. Куәтле  комбайннарыбызга бу артык  күп түгел.

Алда язылганча, урак язмышы иң элек кадрларга бәйле. Бездә башкалар үрнәк алырдай  җитәкчеләр, белгечләр, механизатолар бик күп. Әнә бүген  “ЧИРМЕШӘНАГРО”  комбайнчысы  Сергей Борисовны һәм “Әккәрәй” җәмгыяте механигы  Камил Гатиятовны  район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Хуҗалыклар җитәкчеләре  үзләренең  комбайнчыларына  акчалата бүләкләр тапшырдылар. 150 ләп кунакны  аш-су белән сыйладылар, күчтәнәчләр бирделәр, концерт та булды.  Бу бәйрәмдә, зур эш алдыннан  очрашуда районның  узган елның иң яхшы комбайнчысы Айрат Хөсәенов кына юк иде, ул берничә  ай элек кинәт вафат булды. Батырны бер минут тын калып искә төшерделәр.

-Үзебезне саклыйк, куркынынычсызлык таләпләрен  төгәл үтик. Бу барыннан да да мөһим, - дип, “ЧИРМЕШӘНАГРО” директоры Илшат Гозәеров кыр эшләрендә иминлек хакында  онытмаска өндәде. Аның белән  килешми мөмкин түгел.

Тагын берничә көннән  уракка керешәбез, хәерле сәгатьтә булсын!

фото: автор

Чирмешән районында - комбайнчылар слеты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев